Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 24 яшүсмергә паспортлар тапшырылды

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың. Районыбызда 14 яше тулганнарга паспортны тантаналы шартларда тапшыру традициясе озак еллар яшәп килә. Узган атнада исә тагын 24 яшь азнакайлыга әнә шундый бәхет...

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың. Районыбызда 14 яше тулганнарга паспортны тантаналы шартларда тапшыру традициясе озак еллар яшәп килә. Узган атнада исә тагын 24 яшь азнакайлыга әнә шундый бәхет елмайды. ЗАГС бүлегендә укучыларга шәхесләрен раслаучы беренче документ тапшыру чарасы үтте.

Яшүсмерләрне әлеге истәлекле көн белән тәбрикләп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев аларның илнең чын гражданнары булуларын һәм киләчәктә матур гамәлләре белән сөендерүләрен теләде. Аның теләкләренә шәһәр Советы депутаты Рәфис Хәсәнов, миграцион хезмәт бүлеге вәкиле Гүзәл Сәетгәрәева да кушылды.

ЗАГС бүлеге баш белгече Светлана Шакированың паспорт тарихы турындагы чыгышын исә укучылар гына түгел, чарада катнашучы ата-аналар да зур кызыксыну белән тыңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 24 яшүсмергә паспортлар тапшырылды