Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 2151 шешә ялган коньяк һәм аракы гөрләвек булып акты

Азнакай районы каты көнкүреш калдыклары полигонында 2151 шешә ялган коньяк һәм аракы бульдозер астында челпәрәмә килеп, гөрләвек булып акты. Ялган аракыны юкка чыгару буенча махсус комиссия әгъзалары катнашында күпме "агу" юк ителде, күпме кешенең сәламәтлегенә зыян килми калды. - Соңгы вакытта Казахстан Республикасында җитештерелгән ялган аракы һәм коньяк көннән-көн киңрәк...

Азнакай районы каты көнкүреш калдыклары полигонында 2151 шешә ялган коньяк һәм аракы бульдозер астында челпәрәмә килеп, гөрләвек булып акты. Ялган аракыны юкка чыгару буенча махсус комиссия әгъзалары катнашында күпме "агу" юк ителде, күпме кешенең сәламәтлегенә зыян килми калды.


- Соңгы вакытта Казахстан Республикасында җитештерелгән ялган аракы һәм коньяк көннән-көн киңрәк тарала бара, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы консультанты Чулпан Габдуллина. - Ул эчемлекләрнең бәясе дә сатып алучыларны кызыктырырлык. Аны таратучылар арзан бәя куеп, сатып алучыларны җәлеп итүне максат итеп куялар. Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә бу эчемлекләрдә агу - ацетон булуы ачыкланды.


Статистика районда спиртлы эчемлекләр кулланучыларның узган ел белән чагыштырганда шактый кимүен күрсәтә. Юкса, рәсми хәмер сату нокталары да кимемәгән, шул ук дәрәҗәдә кала. Моны социаль программалар, төнлә аракы сатуны тыю, шулай ук сәламәт яшәү рәвешенә биргән игътибар нәтиҗәсе дип аңларга тырышсак та, бу алай түгел. Эчкечеләрнең саны нәкъ менә ялган аракы хисабына кимегән дә инде.


Әйе... халык эчкечелеккә бирелде, дибез. Дөрес, беркемнең дә авызына көчләп салмыйлар, билгеле. Әмма халыкка теләсә нинди суррогат сатып, кеше гомере һәм челпәрәмә килгән язмышлар исәбенә байлык җыючыларны берничек тә акларлык түгел.


Ә эчкече өчен «нәрсә дә ярый», тик «баш төзәтергә» генә булсын. Кибеттәгедән күпкә арзанрак булган хәмер шешәләрен шатлана-шатлана алалар алар. Бөтенләй эчмәгәннәр, хәтта ялгыз әби-сәбиләргә чаклы ала: аның да пенсиясе чутлы. Бакчасын сөрдертәсе, утынын китертәсе бар бит.

... Бульдозер астында гади карашка чыныннан бернәрсә белән дә аерылмаган ялтыравык шешәләрдә ялган аракы челпәрәмә килде. "Шөкер, күпме гаиләгә бәла-каза килми калды", - дип сөенеп, күңелдән иминлегебез сагында торучыларга рәхмәт укыйсың. Әмма тормышыбызга ныклап үтеп кергән бу афәткә каршы көрәшү, махсус комиссия, полиция һәм башка җаваплы кешеләрнең генә түгел, һәммәбезнең дә бурычыдыр ул.


Ялган аракы кертү һәм сатуда гаепләнүчеләр суд карары нигезендә 2 мең сум күләмендә административ штрафка тартылган һәм продукция тулысынча конфискацияләнгән.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 2151 шешә ялган коньяк һәм аракы гөрләвек булып акты