Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 209 балага мәктәпкә беренче сыйныфка барырга ярдәм итәчәкләр

Яңа уку елы алдыннан "Мәктәпкә барырга ярдәм ит" хәйрия акциясен уздыру районыбызда матур традициягә әверелде. Һәр ел саен мохтаҗ гаиләләрдән беренче сыйныфка баручы 100-200 балага ярдәм күрсәтелә. Быел фаразлар буенча мәктәп бусагасына 726 бала беренче тапкыр аяк баса. Шуның якынча 209ына уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк ителәчәк. Акция кысаларында шулай...

Яңа уку елы алдыннан "Мәктәпкә барырга ярдәм ит" хәйрия акциясен уздыру районыбызда матур традициягә әверелде. Һәр ел саен мохтаҗ гаиләләрдән беренче сыйныфка баручы 100-200 балага ярдәм күрсәтелә.

Быел фаразлар буенча мәктәп бусагасына 726 бала беренче тапкыр аяк баса. Шуның якынча 209ына уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк ителәчәк.

Акция кысаларында шулай ук мохтаҗлык кичерүче 2-11 нче сыйныф укучыларына да ярдәм оештырыла.

Хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр һәм гади гражданнар катнашында хәйрия марафоны исә август урталарында уздырылыр дип көтелә.

Шулай ук "Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе дә дәвам итә. Һәр теләгән һәм мөмкинлеге булган кеше үзенең туган мәктәбенә яки баласы укыган мәктәпкә ярдәм күрсәтә ала.

Резеда ШӘРИПОВА

Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 209 балага мәктәпкә беренче сыйныфка барырга ярдәм итәчәкләр