Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 200 нче пар теркәлде

Яңа язылышкан парларны тантаналы төстә тәбрикләү шәһәребездә күркәм традициягә әверелде. Узган шимбәдә Регина Мифтахова белән Ленар Шәфыйгуллин да 200 нче пар булып үз язмышларын бергә теркәде. Туй кортежы ЗАГС бүлегеннән Татарстан мәйданындагы фонтанга юл алды. Биредә бәхетле парны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады һәм иң җылы теләкләре белән бергә...

Яңа язылышкан парларны тантаналы төстә тәбрикләү шәһәребездә күркәм традициягә әверелде. Узган шимбәдә Регина Мифтахова белән Ленар Шәфыйгуллин да 200 нче пар булып үз язмышларын бергә теркәде.

Туй кортежы ЗАГС бүлегеннән Татарстан мәйданындагы фонтанга юл алды. Биредә бәхетле парны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады һәм иң җылы теләкләре белән бергә бүләк тапшырды.

Язмыш дигәнең гаять кызыклы бит ул. Азнакай юкса зур да түгел, әмма бер-береңне күрми-белми яшисең-яшисең дә, каядыр читкә, Себер якларына барып табышасың. Регина белән Ленар да бер ел элек югары уку йортларын тәмамлап, Лангепаста нефть тармагы буенча эре компаниягә эшкә урнаша. Бер күрүдә күзләрдә мәхәббәт очкыннары кабына һәм менә бүген алар яңа гаиләгә нигез сала.

-Бәхетне үз кулың белән корырга кирәк. Барысын да үз көчебез белән булдырачакбыз, - ди кияү.

-Мин тугрылыклы, кайгыртучан, яхшы хуҗабикә булырга сүз бирәм, - ди кәләш.

Амин, шулай булсын! Үзләренең генә түгел, бүген алар адресына яуган якыннарының барлык изге теләкләре чынга ашсын, бәхет йолдызлары гомерләре буенча озата барсын!

Резеда ШӘРИПОВА

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 200 нче пар теркәлде