Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 20 мәктәп укучысына тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды

12 декабрь - Россия Конституциясенә 20 ел тулган көнне, муниципаль район башкарма комитетының утырышлар залында, шәһәр мәктәпләрендә укучы 20 малай һәм кызга Россия гражданины булуларын раслаучы төп документ бирү тантанасы булды. Яшүсмерләрне гомерләрендәге беренче мондый истәлекле көннәре белән Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрик итте, аларга паспортлар тапшырды. Балаларга...

12 декабрь - Россия Конституциясенә 20 ел тулган көнне, муниципаль район башкарма комитетының утырышлар залында, шәһәр мәктәпләрендә укучы 20 малай һәм кызга Россия гражданины булуларын раслаучы төп документ бирү тантанасы булды.

Яшүсмерләрне гомерләрендәге беренче мондый истәлекле көннәре белән Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрик итте, аларга паспортлар тапшырды.

Балаларга үзләренең котлау сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, миграция хезмәтенең Азнакай бүлеге җитәкчесе Эльвира Мәрданшина, бәйрәмгә килгән әти-әниләре дә җиткерде.

Наиль Абдуллин

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 20 мәктәп укучысына тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды