Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 1800 рәсмиләштерелмәгән объект булуы ачыкланган

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов үткәргән чираттагы утырыш җирлегебездәге бүгенге көндә рәсмиләштерелмәгән шәхси җир участоклары һәм йортлар, объектлар проблемасына багышланып, анда район башкарма комитеты, Росреестр, салым инспекциясе, финанс-бюджет палатасы, күпфункцияле үзәк, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре катнашты. Бүгенге көнгә районда 1800 рәсмиләштерелмәгән объект булуы ачыкланган....

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов үткәргән чираттагы утырыш җирлегебездәге бүгенге көндә рәсмиләштерелмәгән шәхси җир участоклары һәм йортлар, объектлар проблемасына багышланып, анда район башкарма комитеты, Росреестр, салым инспекциясе, финанс-бюджет палатасы, күпфункцияле үзәк, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре катнашты.

Бүгенге көнгә районда 1800 рәсмиләштерелмәгән объект булуы ачыкланган. Аларның 1100е торак йортлар. Закон нигезендә теркәлмәгәч, димәк, аларга салым да түләнми. Бу никадәр төзелми калган юллар, электр яктысыннан мәхрүм ителгән урамнар, ремонт көткән суүткәргечләр... дигән сүз. Хәер, тормыш-көнкүрешнең кайсы гына өлкәсенә дә бик тә ярап куяр иде әле бу суммалар.

Белгечләр тарафыннан Яңа Юлда шундый 29 йорт булуы ачыкланган. Бу 3 меңгә якын кв. метр торак мәйдан. Хәзер инде аларның һәркайсында булып, хуҗалары белән сөйләшеп, документларны барлап, рәсмиләштерү бурычы тора.

Моның өчен җир һәм мөлкәт белән эшләүче хезмәтләр белгечләре составында компетентлы эшче комиссия төзү турында карар кабул ителде. Әлеге комиссия алдына районның барлык торак пунктларында җир һәм күчемсез милекне инвентарьлаштыруга анализ ясап, рәсмиләштерелмәгән-нәренең хуҗаларына бу хакта җиткереп, документларын закон кысаларында тәртипкә китертү бурычы куела. Югыйсә, яңа төзелгән йорт-җиргә документларны вакытында эшләү, аны рәсмиләштерү хуҗаның үзенә дә файдага гына.

Барыбер кайчан да булса, әйтик, варислыкны, милекне бүләк итүне, алу-сату һ.б. теркәгәндә алар кирәк булачак. Аннары, хәзер газ хезмәте дә закон нигезендә рәсмиләштерелмәгән йортларга газ үткәрми. Киңәшмәдә шул ассызыкланды: милеген рәсмиләштерүне сузган һәм моны эшләүдән баш тартучыларның "эше" судта хәл ителәчәк.

Кадастр паспорты булмаган җирләрнең хуҗаларын да штрафлар көтә. Шулай булгач, җәмәгать, бу мәсьәләгә җитди карыйк. Хәзер бит моның әллә ни мәшәкате дә юк, күпфункцияле үзәккә генә барасы. Закон кушканны үтәп, җан тынычлыгы белән яшәүгә ни җитә!

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 1800 рәсмиләштерелмәгән объект булуы ачыкланган