Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 100 тонна бал ята - ФОТО һәм ВИДЕО

Ел да районыбыз умартачылары әле сезон башланганчы, ягъни умарталарны кышкы сакланыштан чыгарганчы, бер киңәшеп алырга, белгечләр белән очрашып, белем күтәрергә, аралашып алырга җыела. Быел мартның нәкъ уртасында авыл хуҗалыгы идарәсендә бик кызыклы да, файдалы да шундый очрашу барды.

Аны инспектор, умартачылар берлеген җитәкләгән Әдип Хаҗиев алып барды. Киңәшмәдә республиканың “Умартачылык идарәсе” ДБУ генераль директоры урынбасары Нәгыйм Әюпов та катнашты. Ул уку-сөйләшүне ачып, бүгенге көндә умартачылыкта хәл торышы, проблемалары хакында сөйләде. Безнең Азнакай бал җитештерү буенча Татарстанда алдынгы урыннарның берсендә. Ләкин шунысы бар: шулкадәр көч куеп җитештерелгән продукция сатылып бетми. Аннары, менә 10 ел инде аңа бәя дә бер дә артмаган.

Умартачылар алдында чыгыш ясаган “Россельхозцентр”ның район бүлеге, урман хуҗалыгы, ветеринария берләшмәсе, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренең тәкъдим - киңәшләре умарта кортлары хуҗаларына бик тә ярап куяр. Аларга сораулар да күп яуды.

Бу хакта күбрәк беләсегез килсә, “Маяк” газетасыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев