Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 10 сыйныфны тәмамлаучы егетләр өчен өйрәнү-кыр җыеннары узды

Май ахырында унынчы сыйныфны тәмамлаучы егетләр өчен өйрәнү-кыр җыеннары узды. Таңсылу САНИЕВА Алферовка урманы аланы 3 көнгә палаткалар шәһәрчегенә әверелде - район мәктәпләреннән сигез взводка берләшкән 145 укучы чын солдат тормышы белән яшәде. Өч көнлек лагерь тормышы тулысынча хәрбиләрнекенә якынайтылып, егетләр солдат күнекмәләре һәм мәшәкатьләренә күмелеп яшәде. Режим көннең иртәнге...

Май ахырында унынчы сыйныфны тәмамлаучы егетләр өчен өйрәнү-кыр җыеннары узды.

Таңсылу САНИЕВА

Алферовка урманы аланы 3 көнгә палаткалар шәһәрчегенә әверелде - район мәктәпләреннән сигез взводка берләшкән 145 укучы чын солдат тормышы белән яшәде. Өч көнлек лагерь тормышы тулысынча хәрбиләрнекенә якынайтылып, егетләр солдат күнекмәләре һәм мәшәкатьләренә күмелеп яшәде. Режим көннең иртәнге 6дан 22 сәгатькә кадәр һәр минутын нәтиҗәле итеп уздыруга нигезләнеп төзелгән. Тормыш иминлеге нигезләре фәне программасы буенча егетләр тәүлеклек наряд таләпләре, каравыл, часовой хезмәтләре белән таныштылар, утлы корал белән эш итү, химик саклау чаралары, тактик, медицина әзерлеге буенча дәресләр алдылар.

-Боларга өстәп, егетләрне табигать тә сынады - яңгыр да яуды, төнге салкыннар да булды, көндезен кояш та кыздырды, черкиләр дә тешләде. Әмма алар, чын солдатларча, бернәрсәгә бирешмәде", - ди өйрәнү җыеннарының җитәкчесе Илһам Сәлифов.

Яшьләрнең көчле, җитез булулары хакында ярышлар нәтиҗәләре дә сөйли. Әнә, Актүбә эшчеләр бистәсенең 1нче гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Руслан Зарипов Калашников автоматыннан атып, 42 бал туплаган.

Барлык нәтиҗәләр буенча 1нче, 6нчы, 9нчы гомумбелем бирү мәктәпләре укучыларын берләштергән бишенче взвод җиңү яулады һәм аларга хәрби җыенның күчмә кубогы тапшырылды. Иң яхшы хәрби экипировка бәйгесендә 4нче мәктәп укучысы Илфат Харрасов җиңүче булды. Жюри егетләрне хәрби киеменә, әзерлегенә дә игътибар итте. Аерым төрләрдән граната ыргытуда, автомат сүтеп-җыюда, медицинаны белүдә, турникта күтәрелүдә, 100 һәм 1000 метрга йөгерүдә, футболда беренчелек алдылар. Хәрби тормышта бик кирәкле булачак спорт төрләренең җиңүчеләренә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.

Шәһәрнең 2нче гомумбелем бирү мәктәбе укучы-егетләре беравыздан хәрби җыенның бик ошавын белдерде.

-Киләчәктә безне армия хезмәте көтә, биредә тормыш, хезмәттә кирәк булачак осталыкларга өйрәндек, күп нәрсәгә төшендек, - ди Булат.

Хәрби җыенны ябу тантанасында катнашып, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев яшьләрне хәрби тормышка әзерләүдә беренче чыныгу биргән әлеге чараның быел зур оешканлык белән үтүен билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 10 сыйныфны тәмамлаучы егетләр өчен өйрәнүкыр җыеннары уздыү