Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакай зирәкләре бәйге тотты
Дәрестән соң буш вакытларын Азнакай 2 нче урта мәктәбе укучылары файдалы итеп оештыралар. Әле менә икенче чирек ахырында да "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенын үткәрделәр. Анда иң зирәкләр катнашты. Бу чара аларга тагын да берләшергә ярдәм итте һәм җиңүгә этәргеч бирде. Уен телеэкраннардагыдан аерылмады диярлек. Беренче турда командаларга тормышның төрле өлкәләренә...
Дәрестән соң буш вакытларын Азнакай 2 нче урта мәктәбе укучылары файдалы итеп оештыралар. Әле менә икенче чирек ахырында да "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенын үткәрделәр. Анда иң зирәкләр катнашты. Бу чара аларга тагын да берләшергә ярдәм итте һәм җиңүгә этәргеч бирде.
Уен телеэкраннардагыдан аерылмады диярлек. Беренче турда командаларга тормышның төрле өлкәләренә кагылган 30 сорау бирелде. Икенче этапка, брейн-рингка, иң күп очколар җыйган ике команда чыкты. Киеренке "көрәш"тә 9 нчы сыйныфның "Кумыс" командасы оппонетлары - унынчыларны җиңеп чыкты.
- Үзебез өчен дә көтелмәгән хәл булды. Мондый уеннарны ешрак үткәререгә кирәк дигән фикергә килдек, чөнки ул фикерләү сәләтен үстерә, - диде җиңүчеләр.
Зөлфия ХӘМИТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев