Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай үзенең батырлары белән хушлашты

Азнакай җире зур югалту кайгысы кичерә. 

Илебезнең бүгенге имин яшәеше, яшь буынның киләчәге хакына Луганск һәм Донецк республикаларында барган хәрби операциядә Гаян Илдар улы Муллаҗанов һәм Богдан Валерьевич Лесников батырларча һәлак булдылар. Райондашлар аларны бүген соңгы юлга озатты.  Илебезнең иминлеген саклап шәһит киткән лачын егетләребез белән хушлашу матәме алар туып-үскән Зур Сукаеш авылында һәм Актүбә бистәсендә үтте.  

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин барлык азнакайлылар исеменнән егетләребезнең әти-әниләренең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашу сүзләрен җиткерде.

– Гаян Илдар улы, Богдан Валерьевич  үзләрен илебезне саклауга багышлаган һәм соңгы сулышкача Ватан алдында биргән антларына тугры калган лачыннарыбыз. Бүген без аларның әти-әниләре, якыннарының әйтеп бетергесез олы кайгысын уртаклашып, аларга сабырлык, чыдамлык, сихәтлек телибез. Гаян һәм Богдан исемнәре мәңгелектә калачак Геройларыбыз. Аларның якты истәлеге күңелләребездә гомерлек сакланыр, – диде ул.

 ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев республикабыз Президенты, җитәкчелеге исеменнән, хәрби комиссар Рәдиф Камалеев РФ Саклану министрлыгы, митингта катнашкан республиканың көньяк-көнчыгышы районнары хәрби комиссарлары  исеменнән хәрби бурычларын үтәп батырларча һәлак булган егетләрнең әти-әниләренең кайгыларын уртаклашу сүзләрен җиткерделәр. Гаян Муллаҗанов һәм Богдан Лесников үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнделәр. Хөкүмәт бүләкләрен аларның якыннарына тапшырдылар. 

Сукаеш авылы егете Гаян Муллаҗанов тугызынчы сыйныфтан соң  Бөгелмә машина төзелеше техникумына укырга керә. Аны 2021 елда уңышлы тәмамлап, көзен хәрби хезмәткә алына, Самара өлкәсендә контракт буенча хезмәт итә, ефрейтор дәрәҗәсен ала.

–Гаян төпле, үз фикерен өздереп әйтә белүе, таләпчәнлеге, үзен иркен тотуы белән башкалардан аерылып торган, максатчан студент иде. Укытучылар, курсташлары хәтерендә ул кыю, намуслы, ышанычлы, көчле рухлы булуы белән уелып калыр. Чын Геройлар шундый буладыр да, – дигән сүзләр юллаганнар аның хакында үзе укыган техникумнан.

 Гаян белән бер частьтә хезмәт иткән Самара егете Андрей аның чын дус, курку белмәс солдат булуы хакында сөйләде.

 Авылдашлары, укытучылары, яшьтәшләре дә Гаянның бар яклап булган ир-егет, кешелекле, ярдәмчел булуын әйтеп, аның белән горурлану хисләрен җиткерделәр.

   Спортны үз иткән, “Соколы” хоккей командасы составында районыбыз данын яклап ярышларда катнашкан һәм һәрчак уңышлары белән сөендергән Актүбә бистәсе егете Богдан Лесников тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Әлмәт спорт көллиятенә укырга керә. Әмма укып бетерми,  2019 елның көзендә армия сафларына китә. Ялы вакытында туган якларга кайта, гаилә кора. Сроклы хезмәтеннән соң ул контракт буенча хезмәт итәргә кала. Хәрби операциягә Иваново шәһәреннән алына. Аны соңгы юлга озатырга бер ротада хезмәт иткән Курган егетләре Яков һәм Николай да килгәннәр. Алар якташыбызның яхшы разведчик, десантник булуын әйттеләр.

–Безнең күз алдында Богдан атлет гәүдәле спортчы, һәрчак йөзендә елмаю булган ачык күңелле 20 яшьлек егет булып уелып калыр. Ул Туган илен, кешеләрне яратты. Шуңа да аларның иминлеген саклау өчен хәрби хезмәтне сайлады. Кыю, тәвәккәл егет алдына куйган максатларына һәрчак ирешеп килде... – хәрби операциядә батырларча һәлак булган егет турында аны белгән һәркайсы зур горурлык белән сөйләде.

 Тугандаш халык республикалары азатлыгы, илебезнең генә түгел, дөнья иминлеге өчен көрәшеп һәлак булган егетләребезне оркестр маршы, хәрби залплар астында соңгы юлга озаттылар. Батырларыбызның якты истәлеге мәңгелек булып күңелләрдә сакланыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев