Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай-Ютазы юлында җиңел машина трактор арбасына бәрелә

Азнакай-Ютазы юлында "ГАЗ-270710" машинасында зур тизлек белән килгән берәү, куркынычсыз аралыкны саклый алмый, алда барган "МТЗ-80" тракторы арбасына килеп бәрелә. Әлеге юл һәлакәтендә җиңел машина хуҗасы да, аның пассажиры да авыр тән җәрәхәтләре алып, һәлак була. 31 май - 9 июнь көннәрендә генә дә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен...

Азнакай-Ютазы юлында "ГАЗ-270710" машинасында зур тизлек белән килгән берәү, куркынычсыз аралыкны саклый алмый, алда барган "МТЗ-80" тракторы арбасына килеп бәрелә.

Әлеге юл һәлакәтендә җиңел машина хуҗасы да, аның пассажиры да авыр тән җәрәхәтләре алып, һәлак була.

31 май - 9 июнь көннәрендә генә дә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата 186 беркетмә төзелә.

4 исерек шофер, машина йөртү хокукы булмаган 3 кеше тоткарлана, балаларны махсус креслосыз йөртүнең 8 факты ачыкланган. Әлбәттә, аларның барсы да административ җаваплылыкка тартыла, ә штрафлар, үзегез беләсез, саллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АзнакайЮтазы юлында җиңел машина трактор арбасына бәрелә