Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай юлында 1 кешенең гомере өзелгән

Азнакай-Дүсем юлының 22 нче чакрымында Азнакайга таба хәрәкәт итүче ВАЗ-2114 шоферы каршы як полосага чыга һәм Hyundai машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, ВАЗ-2114не йөртүче авыр тән җәрәхәтләреннән вафат була. Узган атнада район территориясендә 30 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, алынган тән яраларыннан бер кеше авария урынында вафат булган, бер кеше каза күргән. ЮХИДИ...

Азнакай-Дүсем юлының 22 нче чакрымында Азнакайга таба хәрәкәт итүче ВАЗ-2114 шоферы каршы як полосага чыга һәм Hyundai машинасы белән бәрелешә.

Нәтиҗәдә, ВАЗ-2114не йөртүче авыр тән җәрәхәтләреннән вафат була.

Узган атнада район территориясендә 30 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, алынган тән яраларыннан бер кеше авария урынында вафат булган, бер кеше каза күргән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан административ хокук бозуның 404 очрагы теркәлгән.

Эчкән килеш руль артына утырган 9 шофер тоткарланган.

9 кеше машина йөртү таныклыгыннан башка машина йөрткән, 50сенә автомобиль белән хәвефсезлек каешын эләктерми идарә иткән өчен беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай юлында 1 кешенең гомере өзелгән