Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай юлларында 141 исерек шофер тоткарланган

Машиналы булу ниндидер бер дәрәҗә дә саналмый хәзер. Яңа гына мәктәпне тәмамлаганнар да, олы яшьтәгеләр дә үз транспортын булдырырга тырыша. "Тимер ат"ларның күбәюе соңгы елларда юлларда мәшәкатьләрнең, юл-транспорт фаҗигаләренең артуына да китерде. Шундый шартларда йөкнең иң авыр өлеше ЮХИДИ инспекторлары иңенә төшә, әлбәттә. Бу хезмәтнең ял көннәре юк. Яңгырмы, кар-буранмы,...

Машиналы булу ниндидер бер дәрәҗә дә саналмый хәзер. Яңа гына мәктәпне тәмамлаганнар да, олы яшьтәгеләр дә үз транспортын булдырырга тырыша. "Тимер ат"ларның күбәюе соңгы елларда юлларда мәшәкатьләрнең, юл-транспорт фаҗигаләренең артуына да китерде. Шундый шартларда йөкнең иң авыр өлеше ЮХИДИ инспекторлары иңенә төшә, әлбәттә. Бу хезмәтнең ял көннәре юк. Яңгырмы, кар-буранмы, эссе-салкын көнме, тәүлегенә 24 сәгать, атнасына җиде көн алар район юлларында тәртип саклыйлар. Хокук сакчыларының профессиональлеге, үз эшенә җитди, җаваплы каравына бик күп әйбер бәйле.

Агымдагы елда инспекция оешуга 80 ел тулды. Һөнәри бәйрәмнәрен коллектив нинди күрсәткечләр белән каршылый? Юлларда вәзгыять нинди? Сүз - ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Сирин Раймановка.

- Эчке Эшләр министрлыгының башка бүлекчәләре кебек, дәүләт автоинспекциясе дә баштан ук барлыкка килмәгән. Бездә автоинспекция хезмәте район үсеше белән тыгыз бәйле: нефть чыгарыла башлаганнан соң, җирлегебездә сәнгать предприятиеләре киң үсеш ала, автомобиль техникасы саны, юл хәрәкәте арта... Алга юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе килеп баскач, 1955 елда Азнакай милиция бүлегендә Юл күзәтчелеге инспекторы вазифасы кертелә. Ул елларда бу хезмәтне Әмир Баязитов, Нәҗип Сафин, Хәйдәр Хәлимов, Нурулла Гобәйдуллин, Миңнегали Миңнеяров, Әнис Фәрукшин башкара. 60 нчы еллар башында Азнакайда ачылган беренче дәүләт автоинспекциясен, егерме елга якын, өлкән инспектор Алексей Шебалов җитәкли. Ул елларда, юлларда авария проблемасын чишү максатында, шәһәр һәм Актүбә бистәсе урамнарында беренче светофорлар да барлыкка килә.

Аннан соңгы елларда ДАИ, ЮХИДИ бүлекчәсе начальниклары булып Әсгать Гомәров, Кәшиф Хәсәнов, Фазыл Сәлимгәрәев, Рафаил Шәрәфиев эшли.

Бүлегебездә озак еллар намуслы хезмәт куйган ветераннар - полиция подполковнигы Рафаил Шәрәфиев, милиция майоры Мамедкул Балакишиев, өлкән инспектор Роберт Гәрәев эшен бүген юл-патруль хезмәте җитәкчесе өлкән инспектор Радик Садертдинов, автотранспорт чараларын теркәү бүлеге җитәкчесе Равил Сәүбәнов, пропаганда буенча инспектор Илдар Исхаков, административ закончалылыкны башкару буенча инспектор Валерий Черных лаеклы дәвам итә. Хезмәт бурычларын зур җаваплылык белән башкарган мондый егетләр барда бер дә борчыласы юк!

Районда юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау һәм аларны кисәтү юнәлешендә бик күп про­фи­лак­тик ча­ра­лар үт­кә­релә. Юл имин­ле­ге програм­ма­ла­рын фи­нанс­лау дирек­ци­я­се­нең ра­йон фи­ли­а­лы җи­тәк­че­се Альмира Сәгъдәтуллинаны, һич арттыру түгел, хәт­та ба­ла­лар бак­ча­сын­да тәр­би­я­лә­нү­че­ләр дә та­ный­лар.

Үткән алты ай эчендә юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан 4323 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде, аларның 141 - исерек килеш руль артына утыручылар. Әле араларында икенче тапкыр "төшерүчеләр" дә шактый. Әнә шулай кайберәүләр өчен кеше гомере бер стакан аракы белән бәяләнә булып чыга.

Законнар катгыйланып, штраф күләме артканга карап кына кагыйдә бозучылар саны кимеми. Бу юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзләренә һәм башкаларга карата битарафлыган күрсәтә, әлбәттә. Транспорт хәрәкәт итү чарасы гына түгел, ә югары хәвеф чыганагы икәнен дә онытырга ярамый. Һәркемдә үз тормышы, якыннары өчен җаваплылык тойгысы булырга тиеш. Әмма бу җаваплылыкны автоинспекторлар иңенә генә салырга ярамый. Бер ялгышлыкның төзәтеп булмаслык бәлагә китерүе ихтимал бит. Сак булыйк, юкка гына өлкәннәр "Сакланганны Алла саклар" димәгән. Һәркемгә хәерле, имин юллар насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай юлларында 141 исерек шофер тоткарланган