Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай юлларын төзекләндерү дәвам итә

"Яз җитеп, юллар кардан-боздан ачыла башлады исә, шәһәрнең әле узган елларда гына салынган яки ремонтланган юлларындагы җимереклекләргә, чокыр-чакырларга тап буласың. Моның сәбәбе нәрсәдә? Безнең яктагы табигать шартларының үзенчәлекле, ягъни кискен-континенталь булуындамы, әллә инде юлларны карап тотучыларның асфальт салу, ремонтлау эшләрен технология таләпләренә туры китереп башкармауларындамы? Мөгаен, соңгысындадыр". Редакциягә килгән, "Газетагыз...

"Яз җитеп, юллар кардан-боздан ачыла башлады исә, шәһәрнең әле узган елларда гына салынган яки ремонтланган юлларындагы җимереклекләргә, чокыр-чакырларга тап буласың. Моның сәбәбе нәрсәдә? Безнең яктагы табигать шартларының үзенчәлекле, ягъни кискен-континенталь булуындамы, әллә инде юлларны карап тотучыларның асфальт салу, ремонтлау эшләрен технология таләпләренә туры китереп башкармауларындамы? Мөгаен, соңгысындадыр".

Редакциягә килгән, "Газетагыз әбүнәчесе" дип имзаланган әлеге хат мине шәһәрдә бу һәм башка төр хезмәтләрне күрсәтүче "МППБиО" муниципаль-унитар предприятие директоры Валерий Тимиряев янына алып килде.

Алдан ук әйтергә кирәк, МУП үзен еллык эш программасы белән шәһәр башкарма комитеты уздырган конкурсларда катнашу һәм аларда җиңү юлы белән тәэмин итә. Узган елгы конкурста алар 8 төп контракт оттылар. Шуларның берсе - юллар ремонты нигезендә генә дә, меңнәрчә квадрат метр мәйдандагы асфальт һәм вак таш җәелгән юлларга чокыр ремонты ясадылар, асфальттагы ярыкларны ямадылар.

Юлларга чокыр ремонты ясауның быелгысын да алар март ае ахырында ук, асфальт кардан-боздан арыну белән башладылар. Шушы вакыт эчендә Ленин, Нефтьчеләр, Тукай, Болгар, Солтангалиев урамнарында чокыр ремонтын тулысынча төгәлләргә, Пушкин урамы юлын өлешчә яңартырга да өлгерделәр инде. Әлеге эшне алга таба дәвам итү өчен Пушкин, Ф.Галиев, Шәйхетдинов урамнарындагы юлларда хәзерлек эшләрен уздырдылар - чокыр ремонты ясау өчен асфальтның өске катламын кисеп куйдылар.

Автомобиль юллары идарәсенең заманча продукция чыгаруга көйләнгән асфальт-битум заводы үзенең яңа сезонын башлагач, ул урамнарда эш дәвам итәчәк. Алар тәмамлангач, ремонт эшләре квартал эче юлларына күчәчәк.

Әбүнәчебез соравына җавап итеп, директорның ремонт уздыру технологиясе нечкәлекләренә тулырак тукталуын сорадым.

- Асфальт өслеге башта фреза белән киселә, чокыры чистартыла, һава белән вак кисәкчекләрдән арындырыла. Шунда 80-100 градуска кадәр кайнатылган махсус эремә салына. Чокырга су эләккән очракта, ул аны этеп чыгара, үзе җирлеккә тигез ята. Завод эшли башлаганчы асфальт-битум эремәсен үзебезнең рационализаторлар ясаган күчмә рециклерда җитештерәбез.

Әлеге җайланманың уңайлы яклары бик күп. Шуларның берсе - файдаланыласы эремәне һәрвакыт кирәкле температурада тоту мөмкинлеге һәм агрегатның кул астында даими булуы, - ди Валерий Тимиряев.

- Озак еллар инде бездә бу эш белән мастер Раиса Мороз җитәкчелегендәге юл участогы эшчеләре Ирек Гыйльфанов, Илсур Сәмигуллин, Гыйлметдин Нуретдинов, фрезачы Фәндәс Шәрәфиев, тракторчы Зиннур Галимов, эретеп ябыштыручы Мөхәммәтзәки Идрисов шөгыльләнә. Сезон вакытында алар алны да, ялны да белмиләр. Таң белән килеп, эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.

Бу көннәрдә предприятие эшчеләре шәһәр юлларына бүлү тамгалары (разметка) төшерү, автобус тукталышларын чистарту, павильоннарны яңарту, буяу белән шөгыльләнәләр.

Наил АБДУЛЛИН

Сүз уңаеннан

"Торак пунктларындагы урам-юл челтәрләрен нормага китерү" буенча республика программасы кысаларында Азнакай муниципаль районына 20 миллион сум акча күчерү каралган.

Аның яртысы шәһәр һәм бистә, калганы авыл юлларын тәртипкә китерүгә бүленәчәк.

Эш планына шәһәрнең Совет, Октябрьский, М.Вәлиев, Тау асты, Яңа Юл микрорайонының Чаткы, Актүбә бистәсенең Чулпан, Пушкин, Девон, Радужная урамнары автомобиль юллары кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай юлларын төзекләндерү дәвам итә