Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай юлларын иртәнге сәгать дүрттән үк чистарта башлыйлар

Быел кышның беренче көннәре җәяүле буран һәм туктаусыз җепшек кар явып тору сәбәпле, юлда йөрүчеләргә һәм шулай ук юл чистартучыларга авырлыклар тудыруы, юл службаларының үз эшләренә бик үк кирәгенчә карамаулары хакында хәбәр иткән идек. Бу теманы даими дәвам итәргә һәм үзебезнең контрольгә алырга карар кылып, "Татнефтедор" ҖЧҖнең автомобиль юллары идарәсенә...

Быел кышның беренче көннәре җәяүле буран һәм туктаусыз җепшек кар явып тору сәбәпле, юлда йөрүчеләргә һәм шулай ук юл чистартучыларга авырлыклар тудыруы, юл службаларының үз эшләренә бик үк кирәгенчә карамаулары хакында хәбәр иткән идек.

Бу теманы даими дәвам итәргә һәм үзебезнең контрольгә алырга карар кылып, "Татнефтедор" ҖЧҖнең автомобиль юллары идарәсенә шалтыратып, бу көннәрдә эшнең торышы белән кызыксындык. Алар әйтүенчә, идарә районның 592 км юлына хезмәт күрсәтә, 58 берәмлек техника кышкы эшләр башкаруда катнаша.

Юллар чистарту буенча тиешле техника һәм хезмәт күрсәтүче персонал иртәнге сәгать дүрттән, һава торышына карап, төнге икедән үк эшли башлый. Юлларны чистартудан кала, куркыныч участокларга боз җебетү өчен катнашма һәм ком сибелә.

Газета типографиягә җибәрелер алдыннан, ягъни 5 декабрьдә көндезге 13.00 сәгатьләр тирәсендә Рамил исемле газета укучыбыз безгә шалтыратып, Җәлил-Азнакай арасындагы юлда бозлы урыннарның шактый булуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай юлларын иртәнге сәгать дүрттән њк чистарта башлыйлар