Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ЮХИДИ бүлекчәсендә музей ачу тантанасы булды

Узган атнада Азнакай ЮХИДИ бүлекчәсендә музей ачу тантанасы булды. Автоинспекторлар хезмәте белән якыннан таныш булмаучылар, аеруча яшьләр, мәктәп балалары өчен әлеге бүлмәдә булу могъҗиза иленә килеп керү белән бер булыр иде, мөгаен. Биредәге экспонатлар арасында ниндиләре генә юк! Ишектән килеп керешкә үк сине түр башында басып торучы, берсе 70 нче...

Узган атнада Азнакай ЮХИДИ бүлекчәсендә музей ачу тантанасы булды.

Автоинспекторлар хезмәте белән якыннан таныш булмаучылар, аеруча яшьләр, мәктәп балалары өчен әлеге бүлмәдә булу могъҗиза иленә килеп керү белән бер булыр иде, мөгаен. Биредәге экспонатлар арасында ниндиләре генә юк! Ишектән килеп керешкә үк сине түр башында басып торучы, берсе 70 нче еллар, икенчесе бүгенге көн автоинспекторы формасына киенгән ике хезмәткәр каршы ала. Өс киеме, фуражкалары гына түгел, хәтта күкрәк билгеләренә тикле үз заманына туры килешле. Күз ияләшмичә, аларның сәнгатьчә эшләнгән маникен икәнлекләрен дә аера алмыйсың, хаттә. Бүлмәнең бер ягында өч-дүрт дистә еллар элек ДАИ инспекторларының төп техник хәрәкәтләнү чарасы булган "Урал" мотоциклы тора. Бүген инде бөтен нечкәлекләренә туры китереп яңарту узган һәм тамаша залында лаеклы урын алган әлеге мотоцикл кайчандыр участок инспекторы Мирзанур Нәбиуллинныкы булган. Музей өчен аны гаиләсе биргән. Биредә күптән кулланылыштан чыккан, инде онытыла барган телефон аппараты, язу машинкасы, светофор, транспорт хуҗасы таныклыгындагы юл йөрү кагыйдәсен бозуны исәпкә алу талонын тишү компостеры, моннан 20-50 еллар элек автотранспортка бирелә торган теркәү номерлары, тагын әлләни кадәр кызыклы экспонат белән танышырга була. Аерым стендларда инспекторларның хезмәтен, ялларын чагылдырган фоторәсемнәр, ДАИ, ЮХИДИ бүлекчәсе тарихына багышланган документлар...
Юл күзәтчелеге инспекторы вазифасы Азнакай милиция бүлегендә 1955 елда гына кертелә. 50-70 нче елларда бу хезмәтне Әмир Баязитов, Нәҗип Сафин, Хәйдәр Хәлимов, Нурулла Гобәйдуллин, Миңнегали Миңнеяров, Әнис Фәрукшин башкара. 60 нчы еллар башында Азнакайда ачылган беренче дәүләт автоинспекциясен, егерме елга якын, өлкән инспектор Алексей Шебалов җитәкли. Аннан соңгы елларда ДАИ, ЮХИДИ бүлекчәсе начальниклары булып Әсгать Гомәров, Кәшиф Хәсәнов, Фазыл Сәлимгәрәев, Рафаил Шәрәфиев эшли. 2014 ел башыннан бүлекчәне энергияле офицер - полиция майоры Сирин Райманов җитәкли. (Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, үзләренең музейларын булдыру турындагы идеяне дә беренче булып Сирин Әнәс улы күтәреп чыга һәм кыска гына вакыт эчендә аны булдыруга да ирешә).
...Тантананы Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек җитәкчесе, полиция подполковнигы Илдар Шакиров ачты һәм бүлекчәнең үз музеен булдыру кебек үтә җитди һәм мөһим эшен югары бәяләде.
-Хәтере, тарихы барның гына иртәгәсе бар. Үз музеегызны булдыру бүлекчәнең шәхси составы өчен генә түгел, балаларыгызда, оныкларыгызда сезнең - әти-бабаларының, хезмәте белән горурлану, аларда ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә дә бик кирәкле эш, - диде ул.
Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе үзенең чыгышында шулай ук биредә озак еллар намуслы хезмәт куйган ветераннар - полиция подполковнигы Рафаил Шәрәфиев, милиция майоры Мамедкул Балакишиев, өлкән инспектор Роберт Гәрәев эшен лаеклы дәвам итүче бүгенге хезмәткәрләр - юл-патруль хезмәте җитәкчесе өлкән инспектор Радик Садертдинов, автотранспорт чараларын теркәү бүлеге җитәкчесе Равил Сәүбәнов, пропаганда буенча инспектор Илдар Исхаков исемнәрен мактап тергә алды.
Чарада ЮХИДИ бүлекчәсе ветераннары, эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге вәкилләре, кунаклар катнашты.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай ЮХИДИ бүлекчәсендә музей ачу тантанасы булды