Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай йолдызларын Рөстәм Миңнеханов котлады

1 июнь - Балаларны Халыкара яклау көнендә яшь талантларга һәрчак зур игътибар биргән Рөстәм Миңнеханов "Созвездие-Йолдызлык 2015" җиңүчеләренә стипендияләр тапшырды. Эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестивале Татарстан Президенты патронажлыгында үткәрелеп килә. Быел аңа 15 ел тулды. Шәһәр күләмендәге яшьләр чарасы сыйфатында старт алып, хәзер инде бу фестиваль илкүләм мәдәни багланыш...

1 июнь - Балаларны Халыкара яклау көнендә яшь талантларга һәрчак зур игътибар биргән Рөстәм Миңнеханов "Созвездие-Йолдызлык 2015" җиңүчеләренә стипендияләр тапшырды.

Эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестивале Татарстан Президенты патронажлыгында үткәрелеп килә. Быел аңа 15 ел тулды. Шәһәр күләмендәге яшьләр чарасы сыйфатында старт алып, хәзер инде бу фестиваль илкүләм мәдәни багланыш алды. Татарстан Президенты аны Россиянең иң уңышлы проектларының берсе дип атый.

"Созвездие -Йолдызлык" фестиваль хәрәкәте - ул сәхнә дип яшәүчеләр өчен, иҗади Олимпка трамплин булып тора. Яңадан-яңа яшь талантларны ачу өчен менә дигән мөмкинлек.

Азнакай сәнгать мәктәбендә дә фестивальгә ел дәвамында әзерлек бара. Аның 15 еллык юбилее Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән бергә туры килеп, таләпләрдә дә сугыш тематикасы чагылды. Районыбызның сәнгать мәктәбе коллективы да бу теманы бөтен тулылыгы белән ачып бирергә тырышты. Үзебезнең җирлектә уздырылган зона турында Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәрләре Фирдәүс Әхмәтгалиева, Эльвира Шәйхуллина, Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге "Юлдаш", "Фантазия", "Бәхет" вокаль ансамбльләре үз номинацияләрендә барсы да беренчелекне яулады. Йомгаклау өлешендә дә мәртәбәле жюри Азнакайның әлеге иҗат коллективларына югары бәя бирде, нәтиҗәдә "Фантазия" һәм "Юлдаш" беренче, "Бәхет" ансамбле икенче дәрәҗә лауреатлар булдылар. Хәер, сәнгать мәктәбе иҗат коллективларының тәүге җиңүләре түгел бу, ел саен әнә шулай призлы урыннар яулап кайталар.

-Рөстәм Миңнеханов кулыннан шундый дәрәҗәле бүләк алу, котлау сүзләре ишетү бик дулкынландыргыч булды, - дип тәэсирләрен уртаклаштылар дәүләт стипендияләренә ия булган ансамбльләр җитәкчеләре Фирдәүс Әхмәтгалиева һәм Эльвира Шәйхуллина. - Кремль балаларның шат авазларыннан гөҗләп торды. Алар өчен бигрәк тә онытылмаслык бәйрәм булды ул.

Әнә шулай "Йолдызлык" ел да яңа йолдызларын ачып тора. Башкаланың гына түгел, ил күгендә Азнакайның да үз йолдызлары балкуы күңелләрдә соклану, алар белән горурлану хисләре уята.

Лиза Нурлыева

Марсель Бадыкшин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай йолдызларын Рөстәм Миңнеханов котлады