Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе җылылык сезонына ничек әзерләнә?

Җәйнең яртысы узып китте. Тиздән үзенең суыклары, кар-бураннары белән көз-кыш айлары да килеп җитәр. Азнакай шәһәрен һәм Актүбә эшчеләр бистәсен җылылык белән тәэмин итүче "Водоканалсервис" ААҖ филиалы - Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе моңа ничек әзерләнә? Аның директоры Азат Хәлимов белән бүгенге әңгәмәбез шул хакта. - Алдан ук әйтеп үтим, узган...

Җәйнең яртысы узып китте. Тиздән үзенең суыклары, кар-бураннары белән көз-кыш айлары да килеп җитәр. Азнакай шәһәрен һәм Актүбә эшчеләр бистәсен җылылык белән тәэмин итүче "Водоканалсервис" ААҖ филиалы - Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе моңа ничек әзерләнә? Аның директоры Азат Хәлимов белән бүгенге әңгәмәбез шул хакта.

- Алдан ук әйтеп үтим, узган кышта бернинди авариясез, тотрыклы эшләдек. Ә быелга билгеләнгән эшләргә килгәндә, аңа җылыту сезоны тәмамлану белән алындык.

"Җылылык энергиясе җиһазларын техник файдалану кагыйдәләре", алдан эшләнгән программа нигезендә җылылык, кайнар һәм салкын су челтәрләренә су басымы белән сынау уздырдык.

Нәтиҗәдә, шәһәрдәге 18, бистәдәге 17 урында җылылык системасының зәгыйфь урынныры ачыкланды. Кимчелекләрнең барысы да төзәтелде.

Бездә эш билгеләнгән график нигезендә алып барыла. Азнакай энергия районы буенча бүгенге көнгә 21 (65,6%) казан агрегаты хәзерлек хәленә китерелде. 9 данә (60 %) челтәр насосына ремонт ясалды.

Куллануда булган казаннарның төтен суыру һәм җилләтү агрегатларына тулысынча ревизия ясалды. Болардан тыш, 139 данә арматурага ремонт яки ревизия үткәрелде, үзәк котельныйда төрле юанлыктагы 86 метр торба алыштырылды.

Үзәк котельныйда тотылган газны исәпкә алу буенча бердәм хисап узелы сафка бастырылды, кайнар су хәзерләү узелына реконструкция ясау эшләре төгәлләнеп килә.

- Шәһәрдәге торак йортларга, социаль объектларга җылылык бирү челтәрләренең хәзерлеге ничек?

- Җылылык һәм кайнар су торбаларының барысы да нормада каралган басым астында сыналды, 210 метр (планның 17,3%) җылылык челтәре, 17 данә задвижка (38,6%) алыштырылды. 111енә ревизия үткәрелде. 109,5 куб метр (109%) җылылык торбасы төрелде.

Шулай ук су белән тәэмин итү, су агызу (канализация) системаларын төзекләндерү буенча да эш алып барабыз. 187 метр салкын су торбасын яңарттык, 26 задвижкага ревизия ясадык, 5енә яңаны куйдык һәм башка күләмле эшләр башкарылды.

Өстәмә рәвештә планлаштырылган эшләргә туктап китәргә кирәктер дип саныйм. Әйтик, 5 казанлы "ДКВР 20/13" котельныеның икенче чиратын автоматлаштырасы бар. Аны тормышка ашыру кулланучыларга җылылыкны температура графигы һәм режимы буенча җибәрү мөмкинлеге бирәчәк. Икенчесе - шәһәрнең көнчыгыш микрорайонының "Б" кварталындагы шәхси йортларны салкын су белән тәэмин итү.

- Ә Актүбә бистәсендә яңа сезонга хәзерлек ничек бара?

- Биредәге үзәк котельныйда 3 парказаны, төрле маркадагы 12 насос ремонтланды, 70 арматурага ревизия ясалды, 12 задвижка алыштырылды. Инженер челтәрләре буенча 180 метр торба яңартылды.

Җылылык үткәргечләрен төрү, җылылык коеларын, җылылык камераларын, су һәм канализация торбалары узган коеларны ремонтлау кебек кичектергесез эшләр башкарылды.

- Проблемаларыгыз да юк түгелдер?

- Бу, беренче чиратта, коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы арту. Кулланучылардан вакытында акча кермәү подрядчыларга газ, су өчен түләүдә, ремонт эшләрен таләпләр югарылыгында уздыруда өстәмә кыенлыклар тудыра. Моны Азнакайда һәм Актүбәдә яшәүче һәркем аңласын, тиешле нәтиҗә ясасын иде.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе җылылык сезонына ничек әзерләнә?