Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай язучылары Әлмәт язучылар оешмасының 50 еллык юбилеенда хөрмәткә күмелде

Республикабызның көньяк-көнчыгышындагы ун районны колачлаган Әлмәт язучылар оешмасының 50 еллык юбилеенда Азнакаебызның йөзек кашы булган каләм әһелләренә аеруча хөрмәт күрсәтелде дисәк, һич аттыру булмас. Районыбызда бүгенге көндә ТР Язучылар берлеге әгъзасы булган дүрт язучы яшәп иҗат итә. Юбилей тантанасында Илдус Гыйләҗев - ТР Язучылар берлегенең Рәхмәт хатына, Фәйрүзә Исмәгыйлова -...

Республикабызның көньяк-көнчыгышындагы ун районны колачлаган Әлмәт язучылар оешмасының 50 еллык юбилеенда Азнакаебызның йөзек кашы булган каләм әһелләренә аеруча хөрмәт күрсәтелде дисәк, һич аттыру булмас.

Районыбызда бүгенге көндә ТР Язучылар берлеге әгъзасы булган дүрт язучы яшәп иҗат итә. Юбилей тантанасында Илдус Гыйләҗев - ТР Язучылар берлегенең Рәхмәт хатына, Фәйрүзә Исмәгыйлова - ТР Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесенә, Резеда Шәрипова һәм Мирсәй Гариф (Марсель Гарипов) ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булды. Татар әдәбиятын үстерүгә керткән өлешләре өчен алар шулай ук Азнакай муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм тамгалы стена сәгатьләре белән бүләкләнде.

Азнакай ягы талантларга бай дип юкка гына әйтмиләр. Аның искиткеч гүзәл табигате, җор һәм тапкыр сүзле, эшчән-булган халкы күпләрнең илһам чыганагы булып тора. Үз куеныннан Флера Гыйззәтулина, Марсель Галиев, Нур Әхмәдиевләрне биеккә очырган, Мәхмүт Хәсәнов, Мөсәгыйть Хәбибуллиннарны үлемсез әсәрләр тудыруга рухландырган як ул!

Илһам чишмәсенең суы саекмый, яңдан-яңа талантлар калкып чыга, әдәбият һәм сәнгать күгендә якты йолдызлар кабына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай язучылары Әлмәт язучылар оешмасының 50 еллык юбилеенда хөрмәткә күмелде