Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшүсмерләре үз хокукларын беләме?

“Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә кабат хокук бозуларны профилактикалау буенча «Чигенмә» программасы кысаларында «Минем хокукларым һәм башка кешеләрнең хокуклары» дигән чара узды.

Очрашу барышында бүлек белгечләре уеннар һәм психологик күнегүләр кулланып, балалар белән кызыклы әңгәмә кордылар. Яшүсмерләр белән "Нәрсә ул хокук? Әгәр сезнең хокук бозыла икән, сезнең белән ниләр була?» дигән сорауларга җавап бирделәр.

Чара ахырында балаларга буклетлар таратылды һәм нәтиҗә ясалды. Шәхси хокуклар турында белдергәндә, алар башка кешеләрдә дә бар икәнен истә тотып, аларны хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәклеге әйтелде.

Лилия Исламбратова, “Өмет” үзәге белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев