Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшьләре коррупцияне юмор белән җиңде

Районда коррупциягә каршы көрәшнең төрле алымнары кулланыла. Шушы көннәрдә яшьләр идарәсе әлеге темага багышлап, Балалар иҗаты үзәгендә КВН оештырды. - Уенда ун команда көч сынашырга тиеш булса да, бары дүртәү катнашты, - ди яшьләр идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов яшьләрнең сүлпәнлегенә, урыннарда лидерларның тиешле дәрәҗәдә эшләмәвенә борчылып. Әмма бу һич тә...

Районда коррупциягә каршы көрәшнең төрле алымнары кулланыла. Шушы көннәрдә яшьләр идарәсе әлеге темага багышлап, Балалар иҗаты үзәгендә КВН оештырды.


- Уенда ун команда көч сынашырга тиеш булса да, бары дүртәү катнашты, - ди яшьләр идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов яшьләрнең сүлпәнлегенә, урыннарда лидерларның тиешле дәрәҗәдә эшләмәвенә борчылып.


Әмма бу һич тә уенга тәэсир итмәде, командалар җитди әзерлек белән һәм «юмор капчыкларын» тутырып килгән иде.
Конкурс, гадәттәгечә, өч өлештән торды: сәламләү, разминка һәм музыкаль өй эше. Һәр команда аны үзенчә тәкъдир итте. Кемдер - беренче, кемдер - икенче, кемдер өченче өлештә аеруча ачылды.

Шулай да актүбәлеләр чыгышының буеннан-буена төп темага багышлануын билгеләп үтәргә кирәк. Коррупция - җәмгыятебездә чәчәк аткан күренеш, шуңа күрә биредә елар урын да, көләр урын да җитәрлек. КВНчылар моны оста тотып ала белгәннәр һәм тамашачыга үтемле итеп җиткерделәр дә.


Нәтиҗәдә жюри беренче урынны Лениногорск политехник колледжының Азнакай филиалы, икенче урынны - Актүбә 2 нче мәктәбе командаларына бирде. Өченче урынны район үзәк сырхауханәсе белән «Азнакайнефть» идарәсе командалары бүлеште.


Рәсил ГӘРӘЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай яшьләре коррупцияне юмор белән җиңде