Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшьләре Кара елганы чистартты

Санитар-экологик чистарту буенча ике айлык кысаларында Азнакайда яшьләр өмәсе узды. Кара елга ярларын чистартырга шәһәр оешма һәм предприятие хезмәткәрләре чыкты. Күпер астында пластик шешәләрдән, сынган ботаклардан гыйбәрәт зур чүплек хасил булган. Бу чүплек елганың агымын киметеп, су китүгә комачаулый иде. Яшь егетләр, озын таяклар тотып, күпер астына төштеләр һәм тиз...

Санитар-экологик чистарту буенча ике айлык кысаларында Азнакайда яшьләр өмәсе узды.

Кара елга ярларын чистартырга шәһәр оешма һәм предприятие хезмәткәрләре чыкты. Күпер астында пластик шешәләрдән, сынган ботаклардан гыйбәрәт зур чүплек хасил булган. Бу чүплек елганың агымын киметеп, су китүгә комачаулый иде. Яшь егетләр, озын таяклар тотып, күпер астына төштеләр һәм тиз арада елганы йөзеп йөргән чүптән арындырдылар.

Кара елга ярларына иң күбе төзелеш калдыклары ташланган: бетон плитәләр, тимер-томыр, кереш шлангылар, шифер, полиэтилен кисәкләре. Саклану астында булган бу территориягә чүп ташлауны катгый тыючы язу эленеп торуга карамастан, кемдер хәтта агач ишеген дә суга ыргыткан. 3 нче балалар бакчасында эшләүче кече тәрбияче Рәмилә Мамина, көчле агымнан курыкмыйча, елгага төшеп, ул ишекне ярга таба китерде.

ФОТОРЕПОРТАЖ: БАС ҺӘМ КАРА

Яшьләр 8 Март урамы буйлап та йөреп чыкты. Әйтергә кирәк, хуҗалар ишек алларын чистартып куйганнар. Зур өем иске шифер фәкать бер генә йорт каршында күренде. Чүп капчыкларына иң күбе буш аракы шешәләре җыелды.

Кайбер азнакайлыларның әйләнә-тирә мохиткә, табигатькә булган битарафлыгы шаккатыра. Шулай да бу зур чүплек арасында кечкенә генә могҗизаларга да урын табылды: көздән коелып, каралып беткән яфраклар астыннан сап-сары үги ана яфрагы чәчәкләре баш төрткән, ә тирән булмаган чокырга зур гына бер бака кереп качкан. Тиздән дөнья яшеллеккә күмелер, бакчачылар Кара елга аркылы салынган күпер аша үз бакчаларына йөри башлар. Яшьләр тарафыннан чистартылган бу җирлектә җәй буе кошлар сайрар, чәчәкләр үсәр һәм киләчәктә чүп җыелмас дигән өмет яши кала...

Айгөл ШӘРИПОВА,

автор фоторепортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай яшьләре Кара елганы чистартты