Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшьләре башкалада яңа проект яклады

“Фәнсар-Сәләт” үзәгендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ярдәмендә оештырылган яшьләр форумы узды.

Анда Азнакайдан республика Яшьләр парламенты әгъзасы Илмир Зарипов, мәшгульлек үзәгенең махсус программалар һәм эшкә урнаштыру бүлеге өлкән инспекторы Розалина Гафиатуллина катнашты.

Форумда каралган төп мәсьәлә яшьләрне берләштерү, аларның иҗтимагый хәрәкәтен җәелдерүгә багышланды. Һәр район командасы үз проектын яклап чыгыш ясады. Азнакайлыларның проекты республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә яшьләр арасында эшсезлекне киметү, аларга үз эшләрен ачуда ярдәм итүгә багышланды. Экспертлар тарафыннан ул югары бәя алды. Ильмир һәм Розалина ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев