Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшьләр лидерлары коррупциягә каршы көрәштә

Коррупциягә каршы ил буенча көрәш бара. Бу яман чирнең төрләре күп булган кебек, көрәшү юллары да бихисап. 16 декабрьдә узган яшьләр лидерлары форумында нәкъ шул хакта сөйләшү барды. Анда яңгыраган мөһим фикерләр: Айдар Шәмсетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе: -Көн дәвамында "коррупция" дигән сүзне бер генә тапкыр ишетмибез. Аның тамырлары ерак...

Коррупциягә каршы ил буенча көрәш бара. Бу яман чирнең төрләре күп булган кебек, көрәшү юллары да бихисап. 16 декабрьдә узган яшьләр лидерлары форумында нәкъ шул хакта сөйләшү барды. Анда яңгыраган мөһим фикерләр:

Айдар Шәмсетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе:

-Көн дәвамында "коррупция" дигән сүзне бер генә тапкыр ишетмибез. Аның тамырлары ерак гасырларга барып тоташа, шуңа күрә җиңүе бик авыр. Яшьләр коррупциягә каршы көрәштән читтә калмаска тиеш. Бу юнәлештә муниципаль район башлыгы каршында комиссия эшли. Аның утырышларында иң борчыган мәсьәләләр күтәрелә. Сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләрендә, халык арасында үткәрелгән сораштырулар коррупция очракларын ачыкларга, киртә куярга ярдәм итә. Районның үз рәсми сайтында махсус бүлек бар. Шулай ук анда язарга мөмкин. Хатлар салу өчен учреждениеләрдә әрҗәләр урнаштырылган. Халыкның активлыгы кирәк, шунсыз бу чир белән нәтиҗәле көрәшеп булмый.

Дилүс Җамалетдинов, шәһәр прокуроры ярдәмчесе:

-Безнең прокуратурага да коррупциягә каршы көрәшү бурычы куелган. Коррупция - ул акчага гына корылмаган, аңа эш урыныннан файдалану да, бүләкләр алу да һәм бик күп башка төрләр керә. Мондый чараның яшьләр лидерлары белән үткәрелүе бик яхшы. Бу юнәлештә аларның актив катнашуларын, бернидән курыкмыйча, безгә фактлар турында хәбәр итүләрен телибез.

Илнур Сәгыйтов, яшьләр идарәсе җитәкчесе:

-Мондый форум районда беренче тапкыр үткәрелә. Киләчәк яшьләр кулында, шулай булгач, яшәешебез турында бүгеннән кайгыртырга кирәк. Үз эшебездә коррупциягә каршы көрәшнең төрле юлларын кулланырга тырышабыз. Мәсәлән, КВН, веломарафон, балалар сәламәтләндерү лагерьларында, авыл җирлекләрендә үткәрелгән тематик чаралар һәм башкалар. Без мәгариф, мәдәният һәм спорт идарәләре белән кулга-кул тотынып эшлибез. Коррупция илне артка сөйри, шуңа күрә бу күренешкә беребез дә битараф калмаска тиешбез.

Илүзә Игътисамова, мәдәният идарәсенең коррупциягә каршы көрәш комиссиясе секретаре, юрист:

-Мәдәният хезмәткәрләре коррупциягә каршы көрәшкә үзләренчә өлеш кертә. Мәдәният йортларында, китапханәләрдә, музейда тематик кичәләр, түгәрәк өстәл артында әңгәмәләр оештырылды, стендлар булдырылды. Сүз-фикерләребез кешеләр күңеленә керми калмагандыр дип ышанам.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай яшьләр лидерлары коррупциягә каршы көрәштә