Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай янгын сүндерүчеләре югары бүләкләргә лаек булдылар

24 нче янгын сүндерү часте узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың көньяк-көнчыгыш янгын сүндерү бүлекләре арасында өченче урынга чыкты. Әлеге уңайдан янгынга каршы федераль хезмәтнең 2нче отряды җитәкчесе урынбасары, эчке эшләр хезмәте полковнигы Владимир Салун килеп тәбрикләде. Ул коткаручыларның һөнәри бәйрәмнәре һәм МЧСның юбилее уңаеннан бүлек хезмәткәрләренә бүләкләр дә тапшырды. Каравыл...

24 нче янгын сүндерү часте узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың көньяк-көнчыгыш янгын сүндерү бүлекләре арасында өченче урынга чыкты. Әлеге уңайдан янгынга каршы федераль хезмәтнең 2нче отряды җитәкчесе урынбасары, эчке эшләр хезмәте полковнигы Владимир Салун килеп тәбрикләде. Ул коткаручыларның һөнәри бәйрәмнәре һәм МЧСның юбилее уңаеннан бүлек хезмәткәрләренә бүләкләр дә тапшырды. Каравыл начальнигы Рафаэль Галиев, бүлекчә командиры Рафаэль Фәрукшин, инженер Зөһрә Әхмәтҗановага "Россия МЧС хезмәтенә - 25 ел" юбилей медальләрен, янгын сүндерүче Нәсих Рәшитов, машина йөртүче Илгизәр Шәйдуллин, инспектор Рәсимә Суворовага "Маршал Василий Чуйков" медальләрен тапшырды. Шундый ук бүләккә төрле елларда җитәкчелек иткән Минулла Бадыкшанов, Рәшит Хановлар да лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай янгын сүндерүчеләре югары бүләкләргә лаек булдылар