Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай янгын сүндерүчеләре беренче өчлеккә керделәр

Җиденче апрель көнне Әлмәт шәһәрендә Татарстан республикасы көньяк-көнчыгыш районнары янгын сүндерү бүлекләре арасында волейбол буенча спорт ярышлары булып узды. Волейбол янгын сүндерүчеләр өчен элек-электән килгән традицион спорт ярышы, нәкъ менә шуның өчен дә янгын сундерүче һөнәр ияләренә бу спорт төре үзләрендә көчле ачышлар, җиңеллек, кызулык һәм дә бер команда да...

Җиденче апрель көнне Әлмәт шәһәрендә Татарстан республикасы көньяк-көнчыгыш районнары янгын сүндерү бүлекләре арасында волейбол буенча спорт ярышлары булып узды. Волейбол янгын сүндерүчеләр өчен элек-электән килгән традицион спорт ярышы, нәкъ менә шуның өчен дә янгын сундерүче һөнәр ияләренә бу спорт төре үзләрендә көчле ачышлар, җиңеллек, кызулык һәм дә бер команда да бертигез эшләргә өнди.

Азнакай янгын сүндерүчеләре беренче өчлеккә кереп, бүлеккә өченче урын яулап кайттылар. Ярышның баш хөкемдары булып эчке эшләр хезмәте полковнигы Владимир Салун 24 нче янгын сүндерү бүлеге командасына җиңү дипломы тапшырганда Азнакай 24 нче янгын сүндерү бүлеге ялкынга каршы көрәшүче егетләрнең бик яхшы нәтиҗәләрен, өч ел рәттән волейбол буенча җиңүләрен дә әйтеп үтте. Үткән елны алар икенче урын, ә 2013 елны волейболның абсолют батырлары булып кайттылар.

Спортчы янгын сүндерүче егетләрнең уңышлары хакында 24 нче янгын сүндерү бүлеге командасы капитаны Марат Каримов да сөйләп узды. "Сәламәт тәндә -сәламәт акыл" девизы янгын сүндерүчеләргә бик таныш, чөнки безнең һөнәр физик яктан да авыр, әхлак яктан да йөкләнеш зур, шуңа күрә дә ныклы сәламәтлек безнең өчен иң беренче урында тора. Спорт ярышлары хезмәттә дә бик булыша. Җиңү яуларга каты күнекмәләр генә түгел, ә янгын сүндерүчеләр командасының берлеге, туганлыгы да зур өлешкә ия. Әнә шул яклары янгын сүндерүчеләрне үзара бәйләп тора да инде, бер - береңне аңлау, ярдәм кулы сузу кебек кешенең уңай яклары янгынны бергә җиңәргә җиңеллек бирә. Безнең җыелма команда да янгын сүндерү караулы сыман - Рәмис Гарипов, Рафаэль Фарукшин, Ирек Шакиров калган егетләребез бердәм командага әверелде, әйтергә кирәк алар утка да суга да бер - берсе өчен керергә әзер".

А. Никулин, 24 нче янгын сүндерү булеге башлыгы урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай янгын сүндерүчеләре беренче өчлеккә керделәр