Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай янгын сүндерү частьләре быел юбилейларын каршылый

...Аҗдаһа авызыннан чыккан кебек, зур ут ялкыны көчәйгәннән-көчәя. Ул тирә-яктагы күршеләргә дә үрмәли. Аның артыннан көйгән күмер өемнәре генә пыскып кала. "Карактан кала, уттан берни дә калмый", - диләр шул. Дөнья малы табылыр ул. Ә менә кеше гомерен кире кайтарып булмас. Радужная урамы, 3 нче йорт фатирында чыккан янгын төтене...

...Аҗдаһа авызыннан чыккан кебек, зур ут ялкыны көчәйгәннән-көчәя. Ул тирә-яктагы күршеләргә дә үрмәли. Аның артыннан көйгән күмер өемнәре генә пыскып кала. "Карактан кала, уттан берни дә калмый", - диләр шул. Дөнья малы табылыр ул. Ә менә кеше гомерен кире кайтарып булмас.

Радужная урамы, 3 нче йорт фатирында чыккан янгын төтене бөтен тирә-юньне, подъездларны чолгап алды. Ә бит йортларда кешеләр, сабыйлар, авыру өлкән яшьтәгеләр бар. Бу көнне янгын сүндерүчеләр үзләренең гомерләрен куркыныч астына куып, армый-талмый "аҗдаһа" белән көрәштеләр.

Автобаскычлар белән фатирларда булган 17 кеше төшерелде, аларның тормышын санаулы минутлар, янгын сүндерүчеләрнең дөрес һәм кыю эш итүе коткарып калды. Бүгенге көндә батырлык эшләп буламы? диләр. Әлбәттә, була. Чын кыюлар, геройлар безнең янәшәдә генә бит алар. Янгыннарда ут сүндерүчеләрнең янгын телләре белән көрәшүен карап торган һәркем моны үз күзләре белән күрде.

Бу көннәрдә батырлык, кыюлык һәм түземлелек кебек асыл сыйфатлары белән аерылып торган янгын сүндерүчеләребез үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен, алай гына да түгел юбилейларын каршы алалар. Быел 87нче янгын сүндерү часте үзенең 20 еллык, 24 нче часть - 55 яшьлек юбилейларын каршы ала. Мондый зур бәйрәм көннәрендә без кагыйдә буларак, тарих битләренә кабат күз салабыз, ирешкән уңышларыбызны, фидакарьләребезне барлыйбыз. Азнакай янгын сагы гарнизоны җитәкчеләре белән әңгәмәбез безнең әнә шул хакта.

Салават Сәлахов, 24 нче янгын часте җитәкчесе:

- Янгыннарга каршы көрәшне оештыру тарихы 1649 елның 30 апреленә кадәр барып тоташа. Янгынга каршы беренче дәүләт указлары дөнья күрә.
Петр 1 чорында беренче һөнәри янгын командасы һәм депосы барлыкка килә. Ул патшалык иткән чорда исә янгын сүндерү эшчәнлеге алга таба билгеле бер адым ясый. Әлбәттә, элеккеге примитив техника, янгын сүндерү чараларын хәзергесе белән чагыштырып булмый.


Гасырларга сузылган тарихи еллар дәвамында янгын сүндерүчеләрнең эш шартларында да, техника белән тәэмин ителештә дә күп нәрсә үзгәрә.

Азнакай янгын гарнизонында бүгенге көндә 270 кеше эшли. Бирегә 87 нче, 24 нче янгын частьләре, Актүбә, Чалпы, Җиңү бистәсендәге аерым янгын оешмалары, шулай ук күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре керә. Янгыннарны сүндерүдә шулай ук район торак пунктларында уранашкан ирекле янгын сүндерүчеләр дә зур өлеш кертә.

"Азнакайнефть" идарәсенең шартлау куркынычы зур булган объектлары 24 нче янгын часте хезмәткәрләре күзәтүе астында. Александр Никулин җитәкчелегендәге профилактика бүлеге соңгы елларда нефть табучы предприятиеләрнең янгынга каршы торышын яхшыртуда зур эш башкарды. Бүлекчә хезмәткәрләре Марат Кәримов, Рөстәм Галләмов, Зөһрә Әхмәтҗанова фидакарь хезмәтләре белән азнакайлылар арысында зур ихтирам яуладылар.

87 һәм 24 нче янгын частьләре тулысынча авария-коткаручылар булып торалар. Алар янгыннарга гына түгел, юл-транспорт һәлакәтләренә һәм башка гадәттән тыш вакыйгаларга да чыгалар.

- Янгынны булдыруга караганда, алдан кисәтүең күпкә яхшырак, диләр.

Рәфис Зарипов, күзәтчелек бүлеге җитәкчесе:

- Әлбәттә, янгыннарны алдан кисәтү зур әһәмияткә ия. Соңгы елларда аларның кимүе дә күзәтелә. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда янгыннар 2 очракка кимегән, һәлак булучылар юк. Халык арасында актив пропаганда алып бару, укучылар белән куркынычсызлык дәресләре алып бару да уңай нәтиҗәгә китергәндер. Тирән белемле, тәҗрибәле белгечләр Булат Шәйхетдинов, Нияз Шәрипов, Айдар Сәйфуллин, Салават Вәлиев, Равил Хөсәенов, Илфак Галиевләр янгын куркынычсызлыгы профилактикасына зур игътибар бирә.

- Кызганычка каршы, янгыннар булып тора. Бүгенге бәйрәмдә утка каршы күзгә-күз көрәшүче фидакарьләрне атап үтик әле.

Рөстәм Хәйруллин, 87 нче янгын часте начальнигы:

- Әйе, янгын сүндерүчеләргә еш кына фидакарьлек кенә түгел, кыюлык һәм батырлык үрнәкләре дә күрсәтергә туры килә. 87 нче янгын часте начальнигы урныбасары Алмаз Гафуров, каравыл начальниклары Л.Галәвов, И.Закиров, Р.Әбдрәшитов, Л.Мәйлүновлар янгынны сүндерүгә җитәкчелек итәләр. 24 нче частьнең дежур каравылы 87ләрнең алыштыргысыз терәге. Нефть объектларын саклау белән бергә алар теләсә кайсы вакытта райондагы башка янгыннарны сүндерүдә дә ярдәм итәләр.

Елдан-ел янгын сагының шәхси составына яңа хезмәткәрләр килә. Ике частнең дә кадрлар буенча началҗник урынбасарлары яшь кадрларны сайлау, тәрбияләүдә зур өлеш кертәләр. Кадрлар белән эшләүче Илнур Хаҗиәхмәтов һәм Илмир Нуриевлар егет-кызларның иң уңганнарын гына сайлап алалар.

Әмма янгын сагы хезмәткәрләренең төп өлешен 15 әр һәм аннан да озаграк эшләүче тәҗрибәле хезмәткәрләр тәшкил итә. 24 нче янгын часте каравыл начальнигы Илдар Хәбипов, каравыл начальнигы ярдәмчеләре Илгиз Закиров, Рөстәм Хәбибуллин, бүлекчә командиры Марсель Мәрданшин, Равил Фәхернуров, Раян Мәхмүтов, Нәсих Сабиров; 24 тән бүлек командиры Фирдәвес Һадиев, өлкән янгын сүндерүчеләр: Радик Насыйбуллин, Рамил Сәгъдиев, 87 дән радиотелефончы Гөлнара Исламова, диспетчер Марина Старостина, 24тән инспектор Рәсимә Суворова озак еллар эшләүче тәжрибәле хезмәткәрләр. 87дән яшь янгын сүндерүчеләр Радик Мофаздалов, Азат Сәлахов, Руслан Хәбибуллин, 24 тән бүлекчә командиры Рафаэл Фәрукшин да үзләрен яхшы яктан күрсәтергә өлгерделәр инде.

Кайвакыт янгын сүндерү машина йөртүчеләрен бөтенләйгә онытып җибәрәбез. Фаҗига булган урынга тиз арада килү, дөрес итеп машинаны кую, янгынны сүндерү барышында су өчен җавап бирү - болар барысы да нәкъ менә машина йөртүче җилкәсенә төшә. Шул ук вакытта махсус техниканы хәрби хәзерлектә тоту да аларның тырышлыгы.

Өлкән машина йөртүче Илдар Минһаҗев, инструктор Зиннур Хөсәенов, Ирек Хәмзин, Ришат Зарипов, Рәсим Габдрәшитов, Фаиз Рәкыйпов, Радик Садыйков, Илнур Шәрипов, Фәнис Хөсәеновлар, 24 тән Нәсих Сәмигуллин, Илдар Гариповлар үз эшләренең чын осталары. Уңган хатын-кызларыбыз: старшина Сәрия Гәрәйшина, бухгалтер Рузилә Ганиева, канцелярия мөдирләре Фәнүзә Насыйбуллина, Елена Кротовадан башка частебездә җылы да, ямь дә булмас иде.

Заман үз таләпләрен куя. Янгын эше елдан-ел камилләшә, хезмәткәрләргә таләпләр арта. Янгын сүндерүчеләр белемле дә, физик яктан чыныккан да, бердәм бер команда булып эшли дә белергә тиешләр.

- 55 яшь - зур гомер бит ул. Азнакай районы янгын сагы оешуның чишмә башында торган ветераннарыбыз кемнәр алар?

Рәфис Зарипов:

- Янгын сүндерү хезмәтенең күп кенә ветераннары бүген дә сафта, бай тәҗрибәләрен яшь хезмәткәрләр белән бик теләп уртаклашалар. Күбесенең батыр хезмәте югары Ватан бүләкләре белән билгеләп үтелгән.

Җитәкче ветераннар: Александр Калинин, Хаҗигали Корбыев, Алексей Шебалов, Ифтирам Афзаловларның янгын сагына керткән өлешләре гаять зур. Алар җитәкчелек иткән чорда ике бина төзелде. Яшьләр ветераннарыбыз: Илгиз Махиянов, Гомәр Зиннуров, Минулла Бадыкшанов, Рәшит Измайлов, Әхәт Рәхимов, Мөсләх Фәттахов, Сәгыйрь Галиев, Самат Гәрәев, Халисә Равилова, Миннегалим Мирсәлимов, Гөлзәрия Гәрәева, Җәмил Мөхитов, Николай Назаров, Мәгъсүм Дәминов, Гамбәр Мотыйгуллин, Рөстәм Фәйзуллин, Миннәхмәт Муллаев, Миргазиян Мөбаракшин, Гөлсиринә Арсланова, Татьяна Сушкова, бай традицияләрен дәвам итәләр.


Һөнәри бәйрәмебез алдыннан частебыз хезмәткәрләрен, ветераннарын ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, җиңел булмаган, әмма мактаулы эшләрендә уңышлар, имин булуларын телибез. Янгын тревогасы сигналлары сирәк яңгырасын иде!

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай янгын сүндерү частьләре быел юбилейларын каршылый