Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай янгын сагы гарнизоны яртыеллык эш нәтиҗәләре буенча җыелыш уздырды

Узган атнада Азнакай янгын сагы гарнизоны хезмәткәрләренең яртыеллык эш нәтиҗәләре буенча гомуми җыелышы булды. Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Янгын сагы гарнизоны начальнигы Рөстәм Хәйруллин үз чыгышында йомгак чорында Азнакай янгын сүндерүчеләренең халыкны, сәнәгать предприятиеләрен янгыннардан һәм башка гадәттән тыш хәлләрдән саклауда зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте....

Узган атнада Азнакай янгын сагы гарнизоны хезмәткәрләренең яртыеллык эш нәтиҗәләре буенча гомуми җыелышы булды. Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.

Янгын сагы гарнизоны начальнигы Рөстәм Хәйруллин үз чыгышында йомгак чорында Азнакай янгын сүндерүчеләренең халыкны, сәнәгать предприятиеләрен янгыннардан һәм башка гадәттән тыш хәлләрдән саклауда зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Утка каршы көрәшүчеләрнең фидакарьлеге нәтиҗәсендә янгыннарның кимүе күзәтелә. Иң сөенечлесе: бу чорда янгыннарда һәлак булучылар юк. "Татнефть" объектларында да бәла-казага юл куелмаган. Янгын бүлекчәләре хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләрендә дә иң беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыгалар.

Юл һәлакәтенә таручыларның тормышы һәм сәламәтлеге нәкъ менә аларның тиз һәм оста эш итүенә бәйле. Кызганычка каршы, әлеге чорда юл һәлакәтендә 3 кеше һәлак булган. Р. Хәйруллин коткаручыларның һөнәри осталыгын тагын да арттыру һәм оператив эш итүне беренчел бурыч буларак билгеләп үтте.


Марсель Шәйдуллин үз чыгышында районның социаль-икътисади үсешендәге уңышларга тукталды һәм биредә, әлбәттә, МЧС хезмәткәрләренең дә зур өлеше булуын билгеләп үтте. Үз тормышларын куркыныч астына куеп әлеге өлкәдә хезмәт итүчеләрнең авыр, җаваплы эшләрендә уңышлар теләде. Шәһәрнең Нефтьчеләр урамындагы йортта чыккан янгында кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән янгын сүндерүчеләргә аерым рәхмәтен белдерде.

87 нче янгын частеннан каравыл начальнигы Руслан Әбдрәшитов һәм каравыл начальнигы ярдәмчесе Илгиз Закиров, 24 нче частьтан каравыл начальнигы Азат Гарифуллин, янгын сүндерүче Нәсих Рәшитов район башлыгы дипломнары һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай янгын сагы гарнизоны яртыеллык эш нәтиҗәләре буенча җыелыш уздырды