Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ветераннарына кадер-хөрмәт

Район җитәкчелеге сугыш һәм тыл ветераннарын истәлекле даталар уңаеннан тәбрикләүләрне дәвам итә. Шушы көннәрдә генә район башлыгы Марсель Шәйдуллин Актүбәдә яшәүче сугыш яугире, 1 төркем инвалид Мөвагыйз ага Сабировны туган көне белән тәбрикләргә барды. Мөвәгыйз ага Кызыл Армия сафларына 1942 елның 27 апрелендә алына. Пулеметчы булып бик күп җирләрдә хезмәт...

Район җитәкчелеге сугыш һәм тыл ветераннарын истәлекле даталар уңаеннан тәбрикләүләрне дәвам итә. Шушы көннәрдә генә район башлыгы Марсель Шәйдуллин Актүбәдә яшәүче сугыш яугире, 1 төркем инвалид Мөвагыйз ага Сабировны туган көне белән тәбрикләргә барды.

Мөвәгыйз ага Кызыл Армия сафларына 1942 елның 27 апрелендә алына. Пулеметчы булып бик күп җирләрдә хезмәт итә, илебезгә Җиңү яулап туган якларына кайта. Озак еллар УТТда, аннары ЦКППНда оператор булып эшли. Раиса Ивановна белән ике ул үстерәләр, кызганычка каршы, җәмәгате инде мәрхүм.

-Тормышымнан зарланмыйм, - ди ветеран. - Эш урынымнан да гел килеп, хәл белешеп торалар. Тик менә сихәтлек кенә үзен сиздерә - аяклар тыңламый башлады.

Ул 5 онык, 3 оныкчыкның яраткан бабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай ветераннарына кадерхөрмәт