Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ветераннары батырларны искә алу көне үткәрде

Сизәсезме, язның һәр яңа көне Җиңү бәйрәме рухын көчәйтә. Юл буйларында, йорт фасадларында фронтовикларның сурәтләре куелган, "Җиңү өчен әтиемә, бабама рәхмәт!" дип язылган баннерлар, плакатлар саны көннән-көн арта. "Бу йортта шундый-шундый сугыш ветераны яши" дигән яңа, матур элмә такталар сөендерә. Тантаналы төстә юбилей медальләре тапшырыла, дулкынландыргыч очрашулар үтә... Шундый ямьле...

Сизәсезме, язның һәр яңа көне Җиңү бәйрәме рухын көчәйтә. Юл буйларында, йорт фасадларында фронтовикларның сурәтләре куелган, "Җиңү өчен әтиемә, бабама рәхмәт!" дип язылган баннерлар, плакатлар саны көннән-көн арта. "Бу йортта шундый-шундый сугыш ветераны яши" дигән яңа, матур элмә такталар сөендерә. Тантаналы төстә юбилей медальләре тапшырыла, дулкынландыргыч очрашулар үтә...
Шундый ямьле көннәрнең берсендә без, 60лап ветеран, батырларны искә алу көне үткәрдек. Шәһәребезнең Геройлар аллеясы буйлап үттек, Советлар Союзы Герое, Россия Герое исемнәренә лаек булган данлы якташларыбызны искә алдык. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм җәмәгать тәртибен саклаганда һәлак булган милиция хезмәткәрләре хөрмәтенә район эчке эшләр бүлеге янында куелган һәйкәлгә кызыл канәфер чәчәкләре салдык, бер минут тынлыкта тордык.
Полиция хезмәткәрләре безне кунакчыл каршыладылар. Бина эченә чакырып, экскурсия үткәрделәр, күпсанлы сорауларыбызга җавап бирделәр, тәкъдимнәрне тыңладылар, хәзерге вакытта булган кораллар белән таныштырдылар.
Капиталь ремонттан соң яңартылган, зурайган бина, бик яхшы эш бүлмәләре, заманча техника, дежур частьтагы оператив мөмкинлекләр, тир, спорт залы, безнең белән очрашкан офицерларның аралашу культурасы, гыйлеме күңелдә бик җылы хисләр калдырды. Эчке эшләр бүлегенең музее да зур кызыксыну уятты. Бүлекнең тарихына, күп еллар иминлек сагында торган милиция ветераннарына лаеклы урын бирелгән монда.
Маршрутыбызның чираттагы пункты шәһәр суды иде. "Бездә мондый зур делегациянең беренче мәртәбә булуы", - дип якты йөз белән сәламләде суд рәисе Йосыф Сәхәпов. "Биредә барысы да абруйлы, актив шәхесләр: предприятиеләрнең, оешмаларның ветераннар советы рәисләре һәм шәһәребездә ярты ел элек төзелгән территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчеләре; элекке елларда халык утырышчысы булган кешеләр дә бар", - дип таныштырды бу экскурсияне оештырган җитәкчебез, районның ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов.
Бинаның иң зур утырышлар залында әңгәмә барышында Йосыф Җәмил улы судның эшчәнлеге турында аңлатты, кайбер гыйбрәтле мисалларга тукталды, сорауларга җавап бирде. "Маяк" газетасы редакциясе һәм җирле телевидение белән тыгыз элемтәдә торулары, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, укучы балалар белән очрашулар үткәрүләре, үзешчән сәнгатьтә катнашулары турында да әйтеп узды.
Аннан соң очрашу музей экспонатлары янында дәвам итте. Администратор Альбина Тимербулатова 2016 елда 85 еллыгын билгеләп үтәргә җыенучы Азнакай судының тарихы белән таныштырды. Элек халык утырышчылары булган, гадел хөкем чыгаруга үз өлешләрен керткән кунаклар судның беренче рәисе, Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Рафаил Софин турында истәлекләре белән дә уртаклаштылар.
Суд бинасы шәһәребезнең бик матур урынында, Геройлар аллеясы янәшәсендә урнашкан. Имин тормышыбызны тәэмин итүче, тәртип һәм закон сагында торучы органнарның эшчәнлеге белән танышу өчен оештырылган бай эчтәлекле экскурсиябез истәлеккә фотосурәткә төшү белән йомгакланды.
Нәсимә КАМАЛИЕВА,
"Маяк" газетасы редакциясенең ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай ветераннары батырларны искә алу көне үткәрде