Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай урманчылары бу елда гына да 50 гектарда агач үсентесе утыртканнар

Табигать - тиңсез хәзинә. Моның шулай булуын районыбыз территориясендә 46103 гектар мәйданны биләп торучы урман дәлилли. Якшәмбе көнне урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәк. "Азнакай урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең көн сулышы турында аның җитәкчесе Илназ Кашапов белән сөйләштек. - Азнакай урманчылыгы составына Азнакай, Җәлил, Мәлбагыш,...

Табигать - тиңсез хәзинә. Моның шулай булуын районыбыз территориясендә 46103 гектар мәйданны биләп торучы урман дәлилли. Якшәмбе көнне урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәк. "Азнакай урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең көн сулышы турында аның җитәкчесе Илназ Кашапов белән сөйләштек.


- Азнакай урманчылыгы составына Азнакай, Җәлил, Мәлбагыш, Сарман һәм Чатыртау участок урманчылыклары керә. Агымдагы елда җирлегебездә "Азнакай урманы" дәүләт-бюджет учреждениесе оештырылды.


Урманнарны бер дә юкка җиребезнең яшел калканы димиләр. Сулаган һавабызның чисталыгы, елга-күлләребезнең мул суы шул калканның никадәр ышанычлы булуына бәйле. Әгәр урман байлыкларыннан киң файдаланабыз икән, аларны тулыландыру һәм саклау турында хәстәрлек күрергә тиешбез.


Безнең хуҗалык эшчәнлегендә бу мәсьәлә төп юнәлеш булып тора. Быел урманчылар һәм җитештерү белән шөгыльләнүчеләр киң масштаблы һәм күләмле эшләрне тормышка ашырды. Ел әйләнәсенә урманнарның санитар хәлен яхшырту уңаеннан сайлап кисү эшләре башкарылды. Массивларны авыру, имгәнгән, сынган, яисә корыган агачлардан арындыру урманнарның тазаруына булышлык итә.


- Киселгән урманнар урынына да ел саен байтак территориядә яшь агачлар утыртыла. Берне киссәң, икене утырт, дигән бит халкыбыз, - ди Илназ Кашапов. - 2014 елда гына да 50 гектар мәйданда агач үсентесе утыртылды. Аларның һәрберсен баладай карап үстерәбез, агротехник чаралар кулланып, тәрбияләп торабыз. Елдан-ел урманчылыкның трактор-машина паркы яңартыла, тулыландырыла.


Агымдагы елда район башлыгы Марсель Шәйдуллин ярдәме белән агач эшкәртү җайланмасы алдык. Алга таба урманчылык базасында төзү материаллары җитештерү күз алдында тотыла.


- Урманчылык яшь кадрлар хәзерләү өстендә дә зур эшләр башкара. Бүгенге көндә Лубян урман хуҗалыгы техникумында дүрт егет-кыз белем ала. Алар киләчәктә туган җирләренә кайтып урманчылык коллективын тулыландырыр дигән өметтә торабыз. Кәкре Елга, Актүбә бистәсенең 3 нче мәктәп базаларында мәктәп урманчылыгы булдырылды. Ул укучыларны табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Әлеге мәктәп территорияләрендә укучылар үзләре агач үсентеләре үстерү белән дә шөгыльләнә, аларны һәрдаим орлык белән тәэмин итәбез, - ди Илназ Кашапов.


- Халык күреп йөридер, соңгы елларда урман тирәләре шактый матурланды: беседкалар, кече архитектура формалары урнаштырылды, халыкка ял итү урыннары булдырылды. Бу җәһәттән табигый материаллар кулланыла, аларны да безнең оста куллы урманчылар хәстәрли.


Учреждение штатында бүген 37 кеше эшли. Коллективыбыз чын һөнәр осталарыннан тора. Алар барысы хөрмәткә лаек кешеләр. Араларында күп еллардан бирле әлеге җаваплы хезмәтне башкаручылар да, яшьләр дә бар. Быел Аллага шөкер, урманнарда янгын булдырылмады, бу юнәлештә урманчылар бик зур эш алып барды. Форсаттан файдаланып, барлык хезмәткәрләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.


Бүген безне иң борчый торган кискен проблеманың берсе - урманнарның чисталыгы. Табигатькә ял итәргә чыгучылар үзләренең артларыннан бик күп чүп калдыра. Чүп-чарның урыны урманда түгел бит. Урман һәм, гомумән, табигать турында бергәләп кайгыртырга кирәк. Шулай булганда гына аны саклап калуы җиңел булачак, - ди урман хуҗалыгы җитәкчесе.


Әнә шулай, урман хезмәткәрләре тарафыннан ел әйләнәсенә башкарыла торган эш санап бетерерлек тә түгел. Урман кисү, чистарту, яшь үсентеләр турында хәстәрлек күрү - эшче куллардан физик ныклык, чыдамлык, зур үҗәтлек таләп итә.

Таңсылу Саниева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай урманчылары бу елда гына да 50 гектарда агач үсентесе утыртканнар