Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай умарталары кар астында кышлый

Азнакай умартачылары товарлыклы бал җитештерү буенча (бер ояга 25 кг сыйфатлы бал) республикада беренче, корт оялары саны буенча икенче урында бара. Умартачылар яңа 2016 елда бал җитештерү күләме тагы да артыр дигән ышанычта торалар. Ни өчен дигәндә, алар быел бал кортларын кышлатуда өр-яңа ысул кулланалар. Октябрь Бүләк авылы умартачысы Фәндәс...

Азнакай умартачылары товарлыклы бал җитештерү буенча (бер ояга 25 кг сыйфатлы бал) республикада беренче, корт оялары саны буенча икенче урында бара. Умартачылар яңа 2016 елда бал җитештерү күләме тагы да артыр дигән ышанычта торалар. Ни өчен дигәндә, алар быел бал кортларын кышлатуда өр-яңа ысул кулланалар. Октябрь Бүләк авылы умартачысы Фәндәс Биков умарталарын инде берничә ел тышта кар астында кышлата икән. Аның уңай тәҗрибәсен башка умартачылар да хуплап каршы алган. Болай эшләгәндә, умарталар бик яхшы кышлап чыга, кортлар чыныга, төрле авыруларга каршы торуга сәләтле булалар.

- Район буенча кышлауга кергән 14 мең 150 баш корт оясының 4 мең 500е быел әнә шулай тышта кар астында кыш чыгачак. Быел кыш та җылы килде. Гомумән, әлеге тәҗрибәне киләчәктә тагын да киңрәк кулланырга уйлыйбыз, - ди авыл хуҗалыгы идарәсенең умартачылык буенча җитәкчесе Әдип Хаҗиев.

Азнакай умартачылары әнә шулай үзара киңәшеп, уңай тәэҗрибә уртаклашып яшиләр һәм эшлиләр. Тиздән алар кышкы укуларга җыелачаклар. Район җитәкчелеге дә умартачыларның гозерен тыңлап, ярдәм кулы суза. Бал ризыклары, җиһазлары һәм башка шундый товарларны сату максатында шәһәрдә махсус кибет тә төзелеп килә. Кышкы салкын көннәрдә бал белән чәй эчсәк, авырмабыз. Юкка гына "Бал мең төрле авырудан дәва" димиләр бит. Ә без умартачыларыбызга уңышлар, ә бал кортларының исән имин кышлап чыгуын теләп калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай умарталары кар астында кышлый