Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укытучысы Татьяна Ануфреева Бөтенроссия педагог осталыгы конкурсында җиңү яулады

"Минем иң яхшы дәресем" Бөтенроссия педагог осталыгы конкурсында Азнакай 5 нче урта мәктәбе укытучысы Татьяна Ануфреева өченче урынны яулады. Ул менә егерме елга якын башлангыч сыйныфларны укыта. Муниципаль турдан үтеп, республика күләмендә аның эшчәнлеге югары бәяләнә һәм Мәскәүгә чакыру килә. Моңа кадәр ил күләменә чыкканы булмаса да, үзе һәм укучылары...

"Минем иң яхшы дәресем" Бөтенроссия педагог осталыгы конкурсында Азнакай 5 нче урта мәктәбе укытучысы Татьяна Ануфреева өченче урынны яулады.

Ул менә егерме елга якын башлангыч сыйныфларны укыта.

Муниципаль турдан үтеп, республика күләмендә аның эшчәнлеге югары бәяләнә һәм Мәскәүгә чакыру килә. Моңа кадәр ил күләменә чыкканы булмаса да, үзе һәм укучылары республика бәйгеләрендә актив катнашалар.

- "Минем иң яхшы дәресем" конкурсына илнең төрле төбәкләреннән иң көчле педагоглар җыелды. Мин рус теле буенча дәрес бирдем. Мәскәү мәктәпләрендә белем бирү алымнары белән таныштык, мастер-класслар уздык, үзем өчен тагын да зуррак тәҗрибә туплап кайттым, - ди Татьяна Михайловна.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай укытучысы Татьяна Ануфреева Бөтенроссия педагог осталыгы конкурсында җиңү яулады

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укытучысы Татьяна Ануфреева Бөтенроссия педагог осталыгы конкурсында җиңү яулады