Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укытучысы Наилә Бикмөхәммәтова гомерен балаларга багышлаган

Мәктәп елларын искә алганда һәркемнең күңеленә иң беренче булып беренче укытучысы киләдер. Ул - сине билгесез Белем иленә җитәкләп алып кергән, хәреф танырга, язарга, укырга өйрәткән кеше генә түгел, эч-сереңне уртаклашучы да, әниең кебек кайгыртучы, шатлыкларыңа сөенүче, уңышсызлыкларыңа көенүче дә. Беренче укытучыга зур җаваплылык йөкләнгән. Моңа кадәр көне буе уен...

Мәктәп елларын искә алганда һәркемнең күңеленә иң беренче булып беренче укытучысы киләдер. Ул - сине билгесез Белем иленә җитәкләп алып кергән, хәреф танырга, язарга, укырга өйрәткән кеше генә түгел, эч-сереңне уртаклашучы да, әниең кебек кайгыртучы, шатлыкларыңа сөенүче, уңышсызлыкларыңа көенүче дә.

Беренче укытучыга зур җаваплылык йөкләнгән. Моңа кадәр көне буе уен белән генә мавыккан баланы парта артында ничек тыныч кына утыртырга, аң-белемне җил уйнаган нәни башына барып җитәрлек итеп сеңдерергә?


Наилә Бикмөхәммәтова да, биш сыйныф чыгарса да, һәр "беренче"не кабул иткәндә шул хакта борчылмый калмый, чөнки заман белән балалар да, таләпләр дә үзгәрә. Тагын бер елдан ул алтынчы "карлыгачларын" очырачак.


Шәһәребезнең 4 нче лицее "Өстенлекле мәктәп" программасы буенча эшли. Алар - яңа укыту методикасын тормышка ашыруда әйдәп баручылар.
- Балалар тормыштан артта калырга тиеш түгел, ә мин алардан да алда барырга тиеш. Дөньяда нинди яңалык бар, Интернетта танышып, аны укучыларыма җиткерергә, эшчәнлегемдә кулланырга, укытуны тормыш белән бәйләп барырга тырышам, - ди зур тәҗрибәле педагог.


Бүгенге мәктәп умарта күчен хәтерләтә: ул иртәдән кичкә кадәр гөж килеп тора. Дәрестән соң да балалар белән кайнаша укытучылар.
- Мәктәп - бөтен тормышым. Укучыларым миңа көч бирә, яшәртә. Классыбыз белән Боз сараена йөрдек. Балалар белән үзем дә тимераякка бастым. Быел менә бассейнга барырга планлаштырабыз, - ди Наилә Бикмөхәммәтова.


Ә инде табигатькә экскурсияләр, бәйрәм чаралары турында сөйләп тә торасы түгел. Белмим, укытучы ата-аналардан уңганмы, ата-аналар укытучыданмы, һәрхәлдә бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп яшиләр. Класстан тыш чараларда шунсыз булмый да.


- Безнең Наилә Хаҗиәхмәтовна җәмәгать эшләрендә дә актив, һәр сайлауда сайлау комиссиясе секретаре вазифасын башкара. Аны укучылары онытмый, ераклардан кайткач, янына киләләр, уңышлары белән шатландыралар, - ди лицей директоры Ленар Хәйруллин.


"Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе, 2012 елда "Безнең иң яхшы укытучы" грантын отучы бу мөгаллим белән әнә шулай коллегалары да горурлана.


Җиңү бистәсе кызында педагогикага мәхәббәт мәктәп елларында ук уяна. Шуңа күрә кулына аттестат алу белән ул Алабуга педагогия институтына юл тота. "Нигә башлангычлар?" - дигән сорауга да җавабы гади:
- Кечкенә балалар яратам. Алар белән эшләве кызыклырак, - ди Наилә Бикмөхәммәтова.


Хезмәт юлын Бөгелмә районында башласа, Азнакай егете Нәфис Миннеәхмәт улы белән кавышкач, 1995 елдан гомерен 4 нче мәктәп белән бәйли. Алар ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Алсулары әнисе юлыннан киткән, Алабуга педагогия университетын тәмамлап, аспирантурада укый. Зиләләре исә фармацевт булырга җыена.


- Мин үземне мәктәптән, укучыларымнан башка күз алдына да китерә алмыйм, - ди мөгаллимә.
Хезмәтеңне шулай эчкерсез сөюне, тормышта үз урыныңны табуны бәхет дими ни дисең! Ә бәхетле укытучының укучылары да бәхетле.

Резеда ШӘРИПОВА,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укытучысы Наилә Бикмөхәммәтова гомерен балаларга багышлаган