Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укытучылары спорт белән дус

7 нче мәктәптә ачылган көненнән үк үз спорт традицияләре салынды һәм бүгенгәчә яшәп килә. Илкүләм ярышларда җиңү яулаган укучыларыбыз һәм аларны тәрбияләгән физкультура укытучыларыбыз белән горурланабыз. Спорт рухы коллективта көчле. Елның нинди фасылы булуга карамастан, укытучылар бергәләп табигатькә чыга, пионербол, чаңгыда узышу һәм башка уеннарда көчеләрен сынаша. Спорт залы да...

7 нче мәктәптә ачылган көненнән үк үз спорт традицияләре салынды һәм бүгенгәчә яшәп килә. Илкүләм ярышларда җиңү яулаган укучыларыбыз һәм аларны тәрбияләгән физкультура укытучыларыбыз белән горурланабыз. Спорт рухы коллективта көчле. Елның нинди фасылы булуга карамастан, укытучылар бергәләп табигатькә чыга, пионербол, чаңгыда узышу һәм башка уеннарда көчеләрен сынаша. Спорт залы да тынып тормый.

Мәктәп территориясендә футбол кыры бар. Күптән түгел биредә хакимият һәм мәктәп директорлары командалары арасында иптәшләрчә матч узды. Ул 2:1 исәбе белән хакимият командасы файдасына тәмамланды.

Әнә шулай укытучылар үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтеп, аларда спортка мәхәббәт тәрбияләргә тырышалар.

Альбина Әхмәтгалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укытучылары спорт белән дус