Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укытучылары сингапурча укытырга өйрәнә

7-8 октябрьдә Азнакай 5 нче мәктәбе укытучылары Сингапурның «Educare» һөнәри белем бирү компаниясе директоры миссис Джая Дас җитәкчелегендә тренинг узды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы «Educare» компаниясе белән ике елдан артык хезмәттәшлек итә. Татарстан Президенты инициативасы буенча республикада белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән уртак 3 еллык программа төзелгән. Аның кысаларында...

7-8 октябрьдә Азнакай 5 нче мәктәбе укытучылары Сингапурның «Educare» һөнәри белем бирү компаниясе директоры миссис Джая Дас җитәкчелегендә тренинг узды.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы «Educare» компаниясе белән ике елдан артык хезмәттәшлек итә. Татарстан Президенты инициативасы буенча республикада белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән уртак 3 еллык программа төзелгән. Аның кысаларында муниципаль мәгариф бүлекләре начальниклары, мәктәп, информацион-мәгълүмат үзәге директорлары һәм белгечләре өчен махсус укулар оештырылды. Инде чират укытучыларга җитте.


- Без Татарстанның төрле төбәкләрендә тренингларның ничек узуын тикшерергә һәм алган белемнәрне гамәлгә кертүдә методик ярдәм күрсәтергә килдек. Бу курслар үзара аралашу һәм критик фикерләү алымнарын өйрәтә, укытучыларның һәм укучыларның активлыгын арттырырга ярдәм итә - ди миссис Джая Дас.


Сингапур мәктәптә белем бирүнең үсеше өлкәсендә алдынгы дәүләтләрдән санала. Educare компаниясе исә - укытучыларның квалификациясен күтәрү буенча хезмәт күрсәтүче әйдәр компанияләрнең берсе. Ул шулай ук электрон мәгариф үсеше белән шөгыльләнә һәм башка илләрнең мәктәпләренә төрле ресурс ярдәме күрсәтә.
- Август аенда районнан 9 методист Казанда курслар узды. Арадан әлеге программаның 4 тренеры сайланды. Быел алар Азнакайның 2, 4, 5, 7 нче, Актүбәнең 1 һәм 2 нче мәктәпләрендә 287 укытучыны сингапур методикасы буенча өйрәтәчәк. Программа 3 елга исәпләнгән. Аз комплектлылардан башка бер генә мәктәп тә бу курслардан читтә калмаячак, - ди мәгълүмати-методик үзәк директоры Лилия Әхмәдишина.


Ике көн дәвамында 5 нче мәктәп укытучылары яңача форматта - балаларның психологиясен аңларга, үз фәнеңә кызыксыну уятырга, алган белемнәрне укучыларга тормышта кулланырга ярдәм итә торган занятиеләр үтте.
- Без парлап һәм командада эшләргә өйрәндек. Дәрес барышында бер генә бала да игътибардан читтә калмаячак. Һәркемгә белемен күрсәтергә һәм фикерен белдерергә тигез мөмкинлекләр тудырыла, - дип, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Галиева алган тәэсирләре белән уртаклашты.


Миссис Джая Даска да Азнакай һәм аның халкы бик ошаган. Ул Актүбә 1 нче урта мәктәбендә Владимир Соколовның кыргый җәнлекләр сыны музеенда, ат-спорт мәктәбендә, су-сәламәтләндерү комплексында, «Развитие» балалар иҗат үзәгендә, «Сердәш» чишмәсендә, Митрәй авылында күп балалы гаиләдә кунакта булган. Чит ил кунагын шәһәрнең җыйнаклыгы, төзеклеге, аеруча балалар үсешен кайгырту сокландырган.


Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укытучылары сингапурча укытырга өйрәнә