Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары ут сүндерүчеләрдә кунакта

Янгын сүндерү частьләрендә балалар өчен танып-белү экскурсияләре уздыру матур традициягә әйләнде. Гимназия, 8 нче урта мәктәпнең сигезенче сыйныф укучылары бу көннәрдә 87 нче янгын частендә кунакта булдылар. Өлкән инспектор Равил Хөсәенов һәм дежур каравыл начальнигы Илфак Закиров аларны янгын техникасы, җиһазлары һәм хәрби киемдәге ут сүндерүчеләр белән таныштырдылар. "Янгын сүндерүче...

Янгын сүндерү частьләрендә балалар өчен танып-белү экскурсияләре уздыру матур традициягә әйләнде. Гимназия, 8 нче урта мәктәпнең сигезенче сыйныф укучылары бу көннәрдә 87 нче янгын частендә кунакта булдылар. Өлкән инспектор Равил Хөсәенов һәм дежур каравыл начальнигы Илфак Закиров аларны янгын техникасы, җиһазлары һәм хәрби киемдәге ут сүндерүчеләр белән таныштырдылар. "Янгын сүндерүче булып эшләү өчен әйбәт физик әзерлектә булу гына җитми, ә бик яхшы итеп укырга да кирәк", - диделәр укучыларга инспектор абыйлары. Шуннан соң укучылар өчен чын бәйрәм башланды: алар рәхәтләнеп ут сүндерүче абыйларының хәрби киемнәрен дә киеп карадылар, машиналарга да менеп киттеләр, һәр җиһаз, җайланма белән якыннан таныштылар. Үзең күреп, кулыңа тотып карауга җитәме? Экскурсия вакытында балалар беренчел янгын сүндерү җиһазларыннан файдаланырга, экстрен хезмәт телефоннарын истә калдырырга да өлгерделәр. Кайберләре киләчәктә янгын сүндерүче булырга да теләк белдерде. Алар инде хәзер ут-күз чыга калса, ни эшләргә кирәк икәнен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы беләләр. "Мондый танып-белү экскурсияләре киләчәктә дә дәвам итәчәк", - диләр янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре.

Янгын күзәтчелеге бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучылары ут сүндерүчеләрдә кунакта