Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары “Тылсым” театр студиясе белән танышты

Төбәкне өйрәнү музеенда Мәдәният елы кысаларында төрле чаралар еш үткәрелә. Бу сишәмбедә шәһәребезнең 2 нче һәм 5 нче мәктәп укучылары Азнакай халык театры һәм "Тылсым" театр студиясе вәкилләре белән очрашты. Халык театры коллективының төрле еллардагы режиссерлары Зөлхия Миннеханова, Зинфира Кашапова, Гата Ялалов балаларны сәхнәне яратырга чакырдылар. -Без театр студиясенә бик...

Төбәкне өйрәнү музеенда Мәдәният елы кысаларында төрле чаралар еш үткәрелә. Бу сишәмбедә шәһәребезнең 2 нче һәм 5 нче мәктәп укучылары Азнакай халык театры һәм "Тылсым" театр студиясе вәкилләре белән очрашты.

Халык театры коллективының төрле еллардагы режиссерлары Зөлхия Миннеханова, Зинфира Кашапова, Гата Ялалов балаларны сәхнәне яратырга чакырдылар.

-Без театр студиясенә бик теләп йөрибез. Җитәкчебез Зөлхия Миннеханова сәхнәдә үз-үзебезне тотарга, сәнгатьле сөйләргә өйрәтә. Бик күп конкурсларда катнашып, лауреат исемнәре яуладык. Быел да "Иделкәем" республика бәйгесенең Казан турына узу бәхетенә ирештек, - диләр Зилә Зарипова, Камилла Ибраһимова һәм Диләрә Ганиева.

Ә менә 2 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныфы укучысы Әдилә Җиһаншинага бу очрашу театр сәнгатенә юл күрсәткән.

-Мин спектакльләргә бик яратып йөрим, үземнең дә шөгыльләнәсем килә иде. Менә хәзер балалар өчен "Тылсым" студиясе барлыгын белдем, - ди ул.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучылары “Тылсым” театр студиясе белән танышты