Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары сугышы ветераны Мөхлисә Шәймөхәммәтова белән очрашты

Азнакай Балалар иҗаты үзәгенең мәгариф музее активистлары һәм "Мөстәкыйль балалар" наркотикларга каршы проектында катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхлисә Шәймөхәммәтова белән очрашудан зур тәэсирләр белән кайттылар. Мөхлисә Шәймөхәммәт кызы 1923 елда Ютазы районы Кәрәкәшле авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Әле аннан соң тагын 3 туганы туа. Гаилә...

Азнакай Балалар иҗаты үзәгенең мәгариф музее активистлары һәм "Мөстәкыйль балалар" наркотикларга каршы проектында катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхлисә Шәймөхәммәтова белән очрашудан зур тәэсирләр белән кайттылар.

Мөхлисә Шәймөхәммәт кызы 1923 елда Ютазы районы Кәрәкәшле авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Әле аннан соң тагын 3 туганы туа. Гаилә ишле булгач, тормыш камытын бик яшьли кияргә туры килә аңа. 1940 елда мәктәпне тәмамлый һәм колхозда эшли башлый. Ә бер елдан - дәһшәтле сугыш!


- Фронтка 1943 елда, унсигез яшемдә, киттем. Казанда оешкан зенит-артиллерия полкына эләктем. Украина, Польша, Чехословакия, Көнчыгыш Пруссияне фашист илбасарларыннан азат итеп, туган авылыма 1945 елның августында өлкән сержант дәрәҗәсендә кайттым, - ди Мөхлисә апа.
Наводчик кыз сугышчан батырлыгы өчен Ватан сугышы ордены, "Ленинград оборонасы өчен", "Жуков" медальләре белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Бөгелмә медицина училищесын тәмамлый, авыл медпунктында шәфкать туташы булып эшли. 1948 елда үзе кебек фронтовик авылдашы Миргасим Мөслиевкә кияүгә чыга. Озакламый алар Кәрәкәшледән Лениногорск районындагы Письмянка нефть ятмаларын үзләштерергә чыгып китәләр. 1950 елда язмыш җилләре гаиләне Азнакай эшчеләр бистәсенә алып килә.
- Башта баракта яшәдек. Бәдрәф - урамда, суны ерактан чиләк белән ташыйсы, мичкә утын ягышлы. Ул чакта ике катлы йортлар да юк иде әле, тирә-якта бараклар гына. "Бораулаучы" дигән бер кибет бар, - дип искә ала ул чакларны ветеран. -Әмма бәхетле булганбыз. Яшь идек. Якты киләчәккә ышандык. Ирем белән агач йорт салып, шунда үз оябызны кордык, алтмыш ел бик матур, тату яшәдек.
Мөхлисә апа лаеклы ялга чыкканчы шәһәребезнең 9 нчы балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли.
Миргасим абый исә бораулау эшләре идарәсенең вышкалар монтажлау конторасында 40 елдан артык хезмәт куя, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, "Татарстан Республикасының Атказанган нефтьчесе" исеменә лаек була.
- Дүрт бала үстердек, ирем бик яхшы булды. Ирләрегезнең кадерен белегез! - ди Мөхлисә апа.
Миргасимен 2007 елда бакыйлыкка озата ул. Ә балаларына килгәндә, Әнвәриясе Казанда яши, сәүдә системасында эшләп, "Хезмәттәге батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Илдусы Азнакайда гомер кичерә, Россиянең Атказанган нефтьчесе. Илшаты - Барнаулда, хәрби кеше. Ильясын искә алса, йөрәге телгәләнә: ул хатыны һәм ике баласы белән авиакатастрофада һәлак була.
Укучылар туксан яшьлек ветеранның авырлыклар һәм кайгыларны җиңәрлек көч табуына, күңеленең яшь булып калуына сокландылар. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк безгә!
Тәкъсимә Гарипова, мәгариф музее җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучылары сугышы ветераны Мөхлисә Шәймөхәммәтова белән очрашты