Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары СПИДка каршы көрәшкә кушылдылар

(Азнакай, Айгөл Дишина, директор урынбасары) СПИДның нинди куркыныч чир икәнен һәм аның нинди нәтиҗәләргә китерүен һәркем белә.СПИД белән авыручыларга күпчелек кеше шикләнеп карый, алар белән аралашудан кача. Җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге авыруларга юнәлтү, аларның хәлләренә керә белергә өйрәтү максатларында 1 декабрьдә СПИДКА каршы көрәш көне уза. Безнең Азнакай 1 нче урта...

(Азнакай, Айгөл Дишина, директор урынбасары) СПИДның нинди куркыныч чир икәнен һәм аның нинди нәтиҗәләргә китерүен һәркем белә.СПИД белән авыручыларга күпчелек кеше шикләнеп карый, алар белән аралашудан кача.

Җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге авыруларга юнәлтү, аларның хәлләренә керә белергә өйрәтү максатларында 1 декабрьдә СПИДКА каршы көрәш көне уза.

Безнең Азнакай 1 нче урта мәктәбе дә аннан читтә калмады. «СМС-балалар» проектында катнашучылар «Шәмнәр саны синнән тора» акциясе үткәрделәр. Алар укучыларга «Мин ни өчен тормышны сайлыйм» дигән белешмәләр тараттылар, акциянең символы - кызыл ленталар бәйләделәр. Аларга «Россия укучылар хәрәкәте» әгъзалары да кушылды.

Тормыш - иң кыйммәтлесе. Шуңа күрә аның кадерен белеп, спорттан, биюләрдән, бер-берең белән аралашудан тәм тоеп яшәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай укучылары СПИДка каршы көрәшкә кушылдылар

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучылары СПИДка каршы көрәшкә кушылдылар