Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары өлкәннәргә электрон юл ача

Интернет тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә. Хәзер без төрле түләүләрне өйдән чыкмыйча электрон юл белән генә башкаруга күнегеп барабыз. Республикабызда электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру максатларында менә өченче ел "IT-чемпион" бәйгесе үткәрелә. Февральдә "Иң актив укучы" һәм "Иң актив" мәктәп номинацияләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Яшьләр Интернетны биш...

Интернет тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә. Хәзер без төрле түләүләрне өйдән чыкмыйча электрон юл белән генә башкаруга күнегеп барабыз. Республикабызда электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру максатларында менә өченче ел "IT-чемпион" бәйгесе үткәрелә. Февральдә "Иң актив укучы" һәм "Иң актив" мәктәп номинацияләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Яшьләр Интернетны биш бармагы кебек белә, ә менә өлкәннәр өчен әле ул бик "теш үтмәле" түгел. Мәктәп укучылары әби-бабайларга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон юл аша түләргә ярдәм итәләр. Моның өчен аларга баллар өстәлә. Конкурсның һәр этабы нәтиҗәләре буенча иң актив катнашучылар билгеләнә. Иң күп балл җыючылар планшет һәм ноутбуклар белән бүләкләнә.

Азнакай муниципаль районы буенча беренче этапта 2 нче мәктәптән Илгина Ногуманова (4235 балл), гимназиядән Азалия Имаметдинова (3033 балл), икенче этапта 5 нче мәктәптән Данис Вәлиев (6781 балл), 1 нче мәктәптән Тимур Нуретдинов (6007 балл) 4 нче лицейдан Айгөл Сөнәгатова (3323 балл) "Иң актив укучы номинациясендә җиңү яуладылар.

Мәктәпләр арасында рейтинг конкурста катнашкан укучыларның тулаем балларыннан чыгып билгеләнә. Бу номинациядә Азнакай 5 нче урта мәктәбе җиңүче дип табылды. Ул плазмалы телевизор белән бүләкләнде.

Әлфия Ганиуллина, мәгариф идарәсенең өлкән методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучылары өлкәннәргә электрон юл ача