Азнакай туристлары Казандагы спорт ярышында катнашты
Казанда укучылар арасында спорт туризмы буенча узган «ЗАЛИНГ-2015» республика беренчелегенә ачык ярышларда Азнакай Балалар иҗаты үзәге командасы да катнашты. Динара Закирова, Әдилә Фадеева, Рамил Абдурахманов, Салават Закиров биеклеккә менү һәм төшү буенча осталыкларын күрсәттеләр. -Җиңү яуламасак та, укучылар үзләре өчен күп яңалык җыеп, туристлык белемнәрен тагын да арттырып кайттылар, -...
Казанда укучылар арасында спорт туризмы буенча узган «ЗАЛИНГ-2015» республика беренчелегенә ачык ярышларда Азнакай Балалар иҗаты үзәге командасы да катнашты. Динара Закирова, Әдилә Фадеева, Рамил Абдурахманов, Салават Закиров биеклеккә менү һәм төшү буенча осталыкларын күрсәттеләр.
-Җиңү яуламасак та, укучылар үзләре өчен күп яңалык җыеп, туристлык белемнәрен тагын да арттырып кайттылар, - ди Балалар иҗаты үзәге хезмәткәре Светлана Галиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев