Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай – туристлар төбәге

Җирлегебезнең матурлыгы, төзеклеге, байлыгы, әлбәттә, туризмны үстерү өчен менә дигән алшартлар.

Инде хәзер турист маршрут-сукмаклары да салынып, район үзенең истәлекле, ямьле, тарихи урыннарын хозур кылырга чакыра. Җирле санаторийны да илебезнең төрле почмакларыннан килүчеләр үз итте, эзләрен суытмыйлар. Районыбыз кунаклары Азнакай турында бик җылы тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Владимир Афанасьевич, Александра Ивановна, Дагыстан республикасыннан килгәннәр:

–Без пенсионерлар, икебезгә бергә – 160 яшь. Һәр җәйдә башта илнең әле үзебез булмаган башка төбәкләрен карап кайтабыз, аннан соң инде Азнакайга киләбез. Быел биредә җиденче җәебезне үткәрәбез. 2015 елда интернеттан бик кыйммәт булмаган, әмма яхшы дәвалану алу мөмкинлеге булмаган санаторий эзләп юлыктык без аңа. Шалтыратып, тулы мәгълүматлар алгач, 2 тәүлеклек юлга чыктык. Һич үкенерлек булмады. Азнакайда безне бик мөләем, кунакчыл каршы алдылар. Санторийда Рөстәм Ибраһимович, аның кул астында эшләүче кызлар барысы да беренче күрүдә үк туганнардай якын кешегә әйләнделәр. Рәхәтләнеп аралашып, ял итеп, сихәтләнеп китәбез. Инде Дагыстаннан Азнакйга сукмак салынды – танышларыбыз да ял итәргә киләләр. Район буенча сәяхәт кылып чыккач, Татарстанның башка төбәкләрен күрү мөмкинлеген дә тудыра санаторий җитәкчелеге. Ходай гомерне бирсә, бер елны да калдырмый киләчәкбез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев