Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакай төсле утлары белән балкый
Яңа елны зарыгып көтеп алабыз һәм аны матур итеп каршыларга әзерләнәбез. Әнә, шәһәребезгә дә бәйрәм рухы иңде: бизәлгән чыршылар, төрле төсләре белән җемелдәүче утлар, кардан ясалган әкият сыннары… Һәркем кулыннан һәм мөмкинлегеннән килгәнчә фантазиясен эшкә җиккән. Ел саен предприятиеләр, оешмалар арасында бәйрәм бизәлешенә бәйге үткәрү бу әзерлеккә тагын да бер...
Яңа елны зарыгып көтеп алабыз һәм аны матур итеп каршыларга әзерләнәбез. Әнә, шәһәребезгә дә бәйрәм рухы иңде: бизәлгән чыршылар, төрле төсләре белән җемелдәүче утлар, кардан ясалган әкият сыннары… Һәркем кулыннан һәм мөмкинлегеннән килгәнчә фантазиясен эшкә җиккән.
Ел саен предприятиеләр, оешмалар арасында бәйрәм бизәлешенә бәйге үткәрү бу әзерлеккә тагын да бер җаваплылык өсти. Дүшәмбе көнне махсус комиссия аны бәяләп йөрде.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров белдерүенчә, иң беренче булып Яңа ел чыршысын район үзәк сырхауханәсе кабызган. Елдагыча, мәгариф идарәсе учреждениеләре һәм торак милекчеләре ширкәтләре бар күңелләрен биреп тырышканнар, бик күп яңалык керткәннәр.
Эре сәнәгать предприятиеләре арасында «Азнакайнефть» идарәсе, «Азнакай УТТ, «РемСервисТранспорт» җәмгыятьләре, җылылык челтәре предприятиесе, май заводы аеруча мактауга лаек.
Ә менә сәүдә предприятиеләрендә сүлпәнлек күзгә ташлана. Араларында «Хороший» кибете кебек намуслы караганнары да, «Эссен» кебек кеп-кечкенә итеп «Яңа белән белән»! дип кенә язып куйганнары да бар. Шулай ук автозаправка станцияләре дә ялкауланган.
Яңа ел курантлары сукканчы бер атналап вакыт бар. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин оешмаганнарга оештырып бетерү бурычын куйды.
Резеда ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев