Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай тәрбиячеләре бәйге тотты

Бала тәрбияләү җиңел түгел. Шуңа да бу һөнәрне күңелендә сабыйларга карата мәхәббәт һәм наз, сабырлык тулы затлар гына сайлыйдыр. Ә ел саен балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында үткәрелә торган бәйге үз эшләренең иң осталарын ачыкларга ярдәм итә. «Ел тәрбиячесе-2016» республика конкурсының муниципаль этабында мәктәпкәчә учреждениеләрнең 16 педагогы катнашты. Башта алар балалар...

Бала тәрбияләү җиңел түгел. Шуңа да бу һөнәрне күңелендә сабыйларга карата мәхәббәт һәм наз, сабырлык тулы затлар гына сайлыйдыр. Ә ел саен балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында үткәрелә торган бәйге үз эшләренең иң осталарын ачыкларга ярдәм итә.

«Ел тәрбиячесе-2016» республика конкурсының муниципаль этабында мәктәпкәчә учреждениеләрнең 16 педагогы катнашты. Башта алар балалар белән эшләү тәҗрибәләрен күрсәттеләр. Аннан теоретик өлештә һөнәри осталык дәрәҗәләрен, яңача эш алымнарын, эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеген ачып салдылар.

6 нчы «Звездочка» балалар бакчасы логопеды Светлана Илюхина бу бәйгедә беренче урынга лаек булды. 9 нчы «Салават күпере»ннән музыка җитәкчесе Рәмилә Габидуллина - икенче, 18 нче «Улыбка» балар бакчасыннан тәрбияче Эльвира Шәйсолтанова өченче урынны алдылар. Светлана Илюхина һәм Рәмилә Габидуллина зона турында районыбыз данын яклаячаклар.

Эльвира Сәитова, мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай тәрбиячеләре бәйге тотты