Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ТИҮләре халык белән власть арасында күпер ролен үти - ФОТО

Территориаль иҗтимагый үзидарәләр оешканга ике ел гына вакыт узса да, халык белән власть арасында күпер ролен үтәп, алар Азнакай үсешенә сизелерлек өлешләрен кертергә өлгерделәр. Җирле оешмалар бүген нинди уй-планнар белән янып яши? 10 нчы ТИҮ рәисе Фаяз Сәлахов белән әңгәмәбез шул хакта. - Фаяз Гаязович, биләмәгез шактый зурдан. Барысын да...

Территориаль иҗтимагый үзидарәләр оешканга ике ел гына вакыт узса да, халык белән власть арасында күпер ролен үтәп, алар Азнакай үсешенә сизелерлек өлешләрен кертергә өлгерделәр.
Җирле оешмалар бүген нинди уй-планнар белән янып яши? 10 нчы ТИҮ рәисе Фаяз Сәлахов белән әңгәмәбез шул хакта.
- Фаяз Гаязович, биләмәгез шактый зурдан. Барысын да күзәтүдә тотарга ничек җитешәсез?
- Халык белән киңәшләшеп, идарә утырышында иң актив кешеләрдән 9 староста сайлап куйдык. Һәрберсе үзләренә беркетелгән урамнарда яшәүчеләр белән тыгыз элемтәдә торалар, территорияләрне төзекләндерү, су белән тәэмин итү, юлларны чистарту, ялгыз өлкәннәргә ярдәм күрсәтү кебек мәсьәләләрне күз уңында тоталар. Квартал саен старосталар катнашында җыелышлар үткәрәбез. Анда җирле үзидарә органнары вәкилләрен дә, хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләрен дә чакырабыз.
- Мәнәвезлеләр күбрәк нинди мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр?
- Халыкны иң борчыганы - юлларны ремонтлау, су челтәрләрен яңарту, урам яктырткычлары, санитар чисталык, сыер-сарыкларга көтүлек җирләр, балалар уен мәйданчыклары төзү. Зур финанс чыгымнары таләп итүче эшләр җирле хакимият ярдәмендә хәл ителә. Мәсәлән, юлларны ремонтлау һәм су челтәрләрен алыштыру муниципаль программага кертелде һәм 2020 елга кадәр үтәлер дип көтәбез.
- Ике ел эчендә нинди эшләр башкарылырга өлгерде?
- Район һәм шәһәр хакимияте ярдәме белән Үзәк урамга яңа тротуар салынды, Җиңү урамына яңа таш юл түшәлде, Көнчыгыш, Тынычлык урамында юл ремонтланды. Лесная, Родниковая, Гыйльфанов, Яшьләр урамнарында һәм Җиңү урамының бер өлешендә юллар ремонт планына кертелде. Яшьләр, Полевой, Гыйльфанов һәм Тынычлык урамнарында иске тимер торбалар эченә капрон торбалар кертеп, су челтәре яңартылды. Латыйпов һәм Полевая урамнарында урам яктыркычларының иске баганалары алыштырылды.
Полевая урамында язын 70 төп чыршы һәм көзен 160 төп нарат утырттык.
Имам-хәзрәт соравы буенча мәдрәсәгә газ керттек. Мәчет манарасының ае алыштырылды һәм яктырткычлар куелды. Төрле чараларны оештырганда Әмирҗан хәзрәтнең үзенең дә ярдәме зур тия.
- Нинди мәсьәләләрне хәл итәсе калды?
- Гыйльфанов урамындагы балалар мәйданчыгын төзекләндереп бетерәсе бар. Тормыш булгач, халыкта яңадан-яңа сораулар туып кына тора инде ул. Депутатыбыз Айдар Шәрәфиевкә бик рәхмәтлебез. Бәйрәм чаралары үткәргәндә бүләкләтә дә, өмәләрдә техника белән дә ярдәм итә. Шулай ук территориябездәге шәхси эшмәкәрләр дә гозерләребезне кире какмыйлар. Безнең ТИҮ район һәм шәһәр ветераннар советы белән тыгыз элемтәдә. Бистәбездәге ветераннарның, инвалидларның хәлләрен белешеп, бәйрәмнәрдә тәбрикләп торабыз. Әле менә балачактан инвалид, 33 яшьлек Андрей Коршуновка социаль ярдәм алу буенча документ эшләүдә булыштык, ул бик рәхмәтле калды.
- Болары күңелле вакыйгалар. Ә менә күңелсезлекләр белән дә очрашырга туры киләме? Әйтик, эчкечеләр, сугыш чукмарлары...
- Полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәреп торабыз. Мәсәлән, Латыйпов урамында яшәүче бер имин булмаган гаилә турында сигнал килде. Өйләренә теләсә-нинди кешеләр җыеп, эчеп ятучы әлеге гаилә белән әңгәмә үткәрелде, аны үзебезгә күзәтүгә алдык.
- Әнә шулай начар юлга басмасыннар, яшьләр ялларын файдалы итеп үткәрү өчен бистәдә мөмкинлекләр җитәрлекме?
- Мәнәвез балалары 9 нчы мәктәптә укый. Биредә волейбол, баскетбол, ирекле көрәш, полиатлон секцияләре эшли. Тынычлык урамындагы спорт мәйданчыгы да буш тормый, әледән-әле спорт ярышлары оештырыла. Безгә чаңгы базасы бик якын. Бистәбездә бик күп бәйрәмнәр, халык җыеннары уздырабыз. Аларда халык актив катнаша.
- Нинди дә булса сорау туса, кеше сезне ничек таба ала?
- Безнең үзәк 9 нчы урта мәктәптә урнашкан. Һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе кичке өчтән соң унтугыз сәгатькә кадәр кабул итәбез. Халык белән мондый элемтә үзен бары яхшы яктан аклый, чөнки аңлашылмаучылыкка юл калдырмый, проблемаларны вакытында хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бергәләп эшләгәндә таулар да күчерергә була.
Әңгәмәдәш: Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай ТИҮләре халык белән власть арасында күпер ролен үти ФОТО