Азнакай тикшерү бүлеге узган елга нәтиҗә ясады
Кешегә теләкләр әйткәндә барчабыз да иң элек имин тормыш, баш очыбызда һәрдаим аяз күк йөзе булуын телибез. Чынлап та, ызгыш-талашсыз, буталчыкларсыз, бер-беребез белән тату яшәүгә ни җитә. Әмма барчабыз да моңа омтылмый шул: әллә нинди буталчык заманда яшибез бүген. Чәчләрне үрә торгызырлык хәбәрләргә дә ияләшеп беттек бугай инде. Кая карама...
Кешегә теләкләр әйткәндә барчабыз да иң элек имин тормыш, баш очыбызда һәрдаим аяз күк йөзе булуын телибез. Чынлап та, ызгыш-талашсыз, буталчыкларсыз, бер-беребез белән тату яшәүгә ни җитә. Әмма барчабыз да моңа омтылмый шул: әллә нинди буталчык заманда яшибез бүген. Чәчләрне үрә торгызырлык хәбәрләргә дә ияләшеп беттек бугай инде. Кая карама һәлакәт, үлем-китем... Әллә вәхшиләргә әйләнеп барабыз инде?!
Ни генә дисәк тә, таякның авыр башы хокук саклау органнарына төшә. Азнакай тикшерү бүлегендә генә дә узган ел төрле җинаятьләр кылыну буенча 254 хәбәр тикшерелгән, алар буенча 125 җинаять эше кузгатылган.
15 гыйнварда Азнакай районара тикшерү бүлеге оешуга биш ел тулды. Бу көнне бүлектә узган елга нәтиҗә ясадылар. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре дә катнашты.
Бүлек җитәкчесе юстиция подполковнигы Азат Сәеткулов билгеләп үткәнчә, тикшерү бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлеше булып Россия тикшерү комитеты тикшерүчеләре тикшерүендә булган җинаятьләрне тикшерү тора. Болар - авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр турындагы җинаять эшләрен, ришвәтчелек юнәлешендәге һәм салым җинаятьләрен, депутатлар, муниципаль берәмлекләр башлыклары, җирле үзидарә органнарының вазифаи затлары, хокук саклау органнары хезмәткәрләре кылган җинаятьләрне тикшерү. Азнакай районара тикшерү бүлеге хезмәт күрсәтү зонасына Азнакай, Ютазы һәм Баулы районнары керә. 4150 квадрат чакрым мәйданны тәшкил иткән әлеге биләмәдә 120 мең кеше яши.
Узган ел бүлек тикшерүчеләре тарафыннан судка 95 җинаять эше җибәрелгән, аларның барысы буенча гаепләү хөкеме чыгарылган.
- Эшчәнлегебезнең төп юнәлешләренең берсе - ришвәтчелек юнәлешендәге җинаятьләрне ачу, кисәтү һәм булдырмау, - ди Азат Хәйрулла улы. - Узган ел бүлек тарафыннан ришвәт белән бәйле 9 эш тикшерелде, гаепләнүчеләр үз җәзаларын алды.
Эш күрсәткечләре һәм кыска мисаллар артында, әлбәттә, җинаятьчелеккә каршы көрәшүче хезмәткәрләрнең киеренке көндәлек эше, һөнәрилеге, гражданлык җаваплылыгы тора. Бүген коллективта үз эше җанып-көюче сигез хезмәткәр эшли.
- Коллективта башлыча яшьләр булса да, тикшерүчеләр коллективы - көчле һәм төпле, - ди җитәкче. - Һәрберсенең үз стиле, эш алымы.
Тикшерүченең хаталанырга хакы юк, чөнки аның нигезендә кеше язмышы ята. Бу хакта район башлыгы Марсель Шәйдуллин да ассызыклады.
- Тикшерүләр һәрчак объектив, шул ук вакытта оператив булырга тиеш. Әмма сезнең эштә кеше язмышы белән уйнауга юл куелырга тиеш түгел. Нинди генә дәрәҗә биләвебезгә карамастан, безнең һәркайсыбыз иң элек кешеләр турында кайгыртырга, ә инде шәхси мәнфәгатьләрне иң ахырга куярга тиешбез, законнарны белергә, аларны тайпылышсыз үтәргә бурычлыбыз. Кеше бирегә мөрәҗәгать итә икән, димәк ул сезгә ышана, әнә шул ышанычны югалтмыйча, киләчәктә дә бердәм булып, алдыгызга куелган бурычларны намус белән үтәргә насыйп булсын, бүлектә эшләүче һәр хезмәткәрнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытудагы уртак эшкә керткән өлешенең бәһасе зур, дип билгеләп үтте район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев