Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай терлекчеләре осталыкка көч сынашты

Узган атнаның шомыртлар чәчәк аткан ямьле май көнендә "Марс" ҖЧҖ җәйләвендә сыер савучылар һәм көтү тулыландыру технологлары бәйгесе узды. Бәйгегә әзерлек эшләре алдан ук барды. Барлык авыл хуҗалыкларында да беренчел сайлап алу турлары узды һәм район ярышында иң-иңнәр генә көч сынашты. Ярышта яшьләр, мәктәп укучыларының да булуы куанычлы күренеш. Бәйгене...

Узган атнаның шомыртлар чәчәк аткан ямьле май көнендә "Марс" ҖЧҖ җәйләвендә сыер савучылар һәм көтү тулыландыру технологлары бәйгесе узды.

Бәйгегә әзерлек эшләре алдан ук барды. Барлык авыл хуҗалыкларында да беренчел сайлап алу турлары узды һәм район ярышында иң-иңнәр генә көч сынашты. Ярышта яшьләр, мәктәп укучыларының да булуы куанычлы күренеш. Бәйгене Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. Ул районыбыз авыл хуҗалыкларының соңгы елларда матур күрсәткечләргә ирешүен билгеләп үтте. Узган ел белән чагыштырганда быел терлекләрнең саны 670 башка арткан. Мөгезле эре терлекләрне 25 мең башка җиткерү бурычы куелды. Узган ел белән чагыштырганда сөт саву 8 % ка, ит җитештерү 3 % ка арткан.

-Терлекчеләребез - хуҗалыкларны көндәлек акча белән тәэмин итеп торучы төп көч, фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәт аларга, - диде Марсель Зөфәр улы.

Узган ел җиңү яулаган Гөлназ Тимкина (сыер савучы) һәм Илсөя Хөсәенова (көтүне тулыландыру технологы) бәйге әләмен күтәргәннән соң, ярышларга старт бирелде.

Конкурсантлар теорияне яхшы белергә һәм белемнәрен практикада да күрсәтергә тиеш иде. Савымчылар саву аппаратларын сүтү һәм җыю; малларны савымга әзерләүдә көч сынашты. Имчәкләрне яхшылап юу һәм массаж ясау, имчәк төбендәге иң куе сөтне савып бетерү - болар барысы да сөтнең күләме һәм сыйфатына турыдан-туры тәэсир итә. Мәртәбәле жюри әгъзалары әнә шуңа ныклы игътибар бирә.

Көн буена барган бәйгедә бер-берең белән сөйләшергә, тәҗрибә уртаклашырга да вакыт җитәрлек. Мин дә терлекчеләр белән сөйләшеп алам. Әңгәмә барышында терлекчеләр эш шартларыннан һәм хезмәт хакларыннан риза булуларын яшермәделәр.

-Сөенеп туя алмыйбыз, - ди "Союз Агро"ның Карамалы бүлекчәсе сыер савучы Люция Мирзасалихова. -Хезмәт шартлары яхшы, күп эшне техника башкара. Уртача 15-22 шәр мең хезмәт хакы алабыз. Эш әйбәт баргач, кәеф тә яхшы, гел эшлисе килеп кенә тора. Безнең Азнакайда хезмәт кешесенең эшен күрә, бәяли беләләр. Ай саен диярлек район җитәкчелеге алдынгыларга 1әр мең сум премия бирә. Сез безгә күз генә тидерә күрмәгез инде!

"Кәримов" КФХ да сыер савучы Гөлфирә Кәнифова һәм көтүне тулыландыру технологы Фәния Миннеханованың да кәефләре яхшы. 30 ар еллык эш стажы булган бу терлекчеләр үз авылларында хуҗалыкның сакланып калуына сөенеп туя алмыйлар:

-Әллә ничә тапкыр аерылып, таркалып беттек. Рәхмәт, Фәнүс Кәримовка хуҗалыкны кабат туплады. Без эшле булдык, акча күрә башладык, -диләр алар.

Сарлыдан Ләйсән, Мәдинә, Филизә урта мәктәпне тәмамлау белән туган авылларында бөтенләйгә төпләнеп калганнар, гаилә корганнар, алдынгылар рәтенә басканнар, ике дистәдән артык хезмәт стажлары бар.

Басу, фермаларда эшләп үскән бала күңеленә хезмәткә, туган авылына мәхәббәт хисләре гомерлеккә салына. Әнә Урсайдан бертуган Динар һәм Айнур Насыйбуллиннар җәйге каникул чорында елның-елында фермага эшкә киләләр.

Ярышлар кызганнан-кыза барды. Мәртәбәле жюри күзлегеннән үткәргәннән соң, җиңүчеләрне билгеләр вакыт та җитте. Сыер савучылар арасыннан беренче урынга - "Марс" ҖЧҖдән Роза Филиппова, икенче урынга "Союз Агро" ҖЧҖдән Юлия Горбачева (Карамалы) һәм "Азнакай АФ" ҖЧҖдән (Урманай) Рима Салихова чыкты. "Кәримов" КФХ нан Галина Мелихова, "Мөстәкыймов ис." ҖЧҖ нән Мәрьям Миннегулова, "Туйкә" ҖЧҖ нән Альвера Әхтәмова өченче урыннарны бүлеште. Көтүне тулыландыру технологлары арасында исә "Кәримов" КФХ нан Илсөя Хөсәенова - беренче, "Марс" ҖЧҖ нән Филизә Арсланова белән "Азнакай АФ" Урманай бүлекчәсеннән Резидә Зиннурова - икенче, "Союз Агро" ҖЧҖ нең Карамалы бүлекчәсеннән Люция Мирзасалихова, Чемодурово бүлекчәсеннән Галина Тугулева, "Шәвәлиев"КФХ нан Флүзә Фәррахова - өченче урыннарда. Яшьләр арасында исә Чалпыдан Гөлназ Тимкина, Әсәйдән Гүзәл Лотфуллина, Чубар Абдулдан Лениза Ихсанова, Балтачтан Гөлназ Аекенова, Кәкре Елгадан Илнур Алтынбаев, Татшуганнан Айсылу Маннанова призлы урыннарга лаек булды. Мәктәп укучылары Динара һәм Айнур Насыйбуллиннар, Данил Фәизов, Илназ Закиров, Алия Нәҗмиева, Ләйлә Гыйбадуллина да өлкән абый-апаларыннан калышмады.

Авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге белгечләре, Кәкре Елгалылар бәйгене оештыру һәм уздыру өчен бар шартларны да тудырганнар. Алар ярыштагыларны тәмле ашлар белән сыйлады, районыбыз үзешчәннәре җыр-моңы, күңелле уенары белән ярышка бәйрәм рухы өстәде. Бәйге әләмен төшерү хокукы 2013 елның җиңүчеләре Илсөя Хөсәенова белән Роза Филипповага бирелде.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда терлекчеләр осталыкта көч сынашты