Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда фән эшлекләре очрашты

Төбәкне өйрәнү музеенда районыбызның фән эшлекләре белән очрашу узды. Техник фәннәр кандидатлары Наҗәт Нәгыймов, Расих Фәйзуллин, юридик фәннәр кандидаты Йосып Сәхапов, культурология фәне кандидаты Гөлсем Кәрамова, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Мирфаяз Солтанов шәһәребезнең 5 нче урта мәктәбе укучыларын үз хезмәтләре белән таныштырдылар, ачышлар өчен тирәнтен белем алырга кирәклеге хакында әйттеләр....

Төбәкне өйрәнү музеенда районыбызның фән эшлекләре белән очрашу узды. Техник фәннәр кандидатлары Наҗәт Нәгыймов, Расих Фәйзуллин, юридик фәннәр кандидаты Йосып Сәхапов, культурология фәне кандидаты Гөлсем Кәрамова, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Мирфаяз Солтанов шәһәребезнең 5 нче урта мәктәбе укучыларын үз хезмәтләре белән таныштырдылар, ачышлар өчен тирәнтен белем алырга кирәклеге хакында әйттеләр.

Балалар иҗаты үзәге каршындагы Динарис Вәлив җитәкчелегендәге легороботлар түгәрәгенә йөрүчеләр үзләре иҗат иткән заман машиналарын күрсәттеләр. Киләчәктә, һичшиксез, алар арасыннан да шундый зур фән ияләре чыгар.

Гөлфия Мостафина, музейның фәнни хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда фән эшлекләре очрашты