Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай тагын да чистарачак

Нефтьчеләрнең чираттагы бүләге Бүген районыбыз үсешен нефтьчеләребез ярдәменнән башка күз алдына да китереп булмый. Кайсы гына тармакны яки өлкәне алсаң да, аларның саллы ярдәмен тоясың. Шушы көннәрдә "Татнефть" җәмгыяте безгә чираттагы олы бүләген ясады: шәһәргә вакуум-себерү машинасы (халык телендә - тузан суырткыч) һәм район-шәһәр мәдәният йортына, Яшьләр үзәгенә, Актүбә бистәсенең...

Нефтьчеләрнең чираттагы бүләге
Бүген районыбыз үсешен нефтьчеләребез ярдәменнән башка күз алдына да китереп булмый. Кайсы гына тармакны яки өлкәне алсаң да, аларның саллы ярдәмен тоясың. Шушы көннәрдә "Татнефть" җәмгыяте безгә чираттагы олы бүләген ясады: шәһәргә вакуум-себерү машинасы (халык телендә - тузан суырткыч) һәм район-шәһәр мәдәният йортына, Яшьләр үзәгенә, Актүбә бистәсенең Гагарин исемендәге мәдәният йортына музыкаль аппаратуралар бүләк итте. Машина ачкычын һәм аппаратура алуга сертификатларны дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе урынбасары Наил Вәлиев тапшырды.
-"Азнакайнефть" идарә-сенең 60 еллыгы уңаеннан җирлегебезгә әзерләнгән бүләкләрнең берничәсе генә әле бу. Алга таба да халыкка уңайлы мохит тудыру юнәлешендә бик күп эшләр башкарылачак, - диде үзенең чыгышында Наил Вәлиев.
Район башлыгы исә күптән хыялланган, иң мөһиме, бик кирәкле һәм кадерле бүләкләр өчен "Татнефть" җәмгыяте һәм "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелегенә ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Бүген себерү-вакуум машинасы шәһәр урамнарын чистартуга чыгар өчен соңгы тикшерүләрне уза.
- Моңа кадәр юлларны тузан-туфрактан арындыру кул хезмәте белән башкарылды. Мондый махсус машина булгач, шәһәр урамнары тагын да чистарак булыр, - ди Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесенең база җи-тәкчесе Рифмир Вәлитов. - Ләкин матурлыкның чисталыктан башланганын истән чыгармаска иде. Кызганыч, кешеләр әле дә "Чисталык җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә" дигән гыйбарәнең асылына төшенеп җитә алмый.
Әйе, барыбыз бердәм булып, урамнардагы чисталык өчен бергә көрәшкәндә генә Азнакаебыз шулай балкып торыр. Шунсын да истә тотарга кирәк, без бит әле Татарстан Республикасының иң төзек шәһәрләренең берсе дә!
Сулар һавабыз чиста булсын!
Узган атнада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе "Газель" автомобиле базасында урнашкан күчмә экологик лаборатория белән тулыланды. Машина ачкычын идарә җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймовка республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. Ул һаваны пычрата торган зарарлы матдәләрнең, әйтик, аммиак, күкертле водород, азот оксиды һәм башкаларның булу-булмавына экспресс анализ үткәрү өчен каралган.
- Әлегә кадәр без һава анализын урынга чыгып, аны махсус пробиркаларда алып кайтып, идарәдә урнашкан лабораториядә ясый идек. Хәзер исә күрсәткечләрне алу, тикшерү онлайн режимда башкарыла. Бу табигатьне саклау өлкәсендәге закон бозу очракларын оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек булдырылачак дигән сүз. Лабораториядә алып барылган барлык тикшерүләр дә автомат рәвештә "Татарстан Республикасының экологик картасы" геоинформация системасына китеп бара, - ди махсус аналитик күзәтү үзәге инспекциясе начальнигы Айгөл Ярмиева. - Күчмә лаборатория ярдәмендә җил юнәлешен, аның тизлеген, атмосфера басымын һәм һава дымлылыгын да билгеләп була.
Сүз уңаеннан
Хәзерге вакытта мондый күчмә лабораторияләр Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә генә бар. Безгә бирелгән лаборатория Баулы, Мөслим, Ютазы районнарына да хезмәт күрсәтәчәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай тагын да чистарачак